Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Экояз-2020»: Табигать тә, министрлык та рәхмәтле

Шәһәребездә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелүче «Экояз-2020» республика бәйгесенең район этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Бәйге апрель аенда башланып, дүрт номинация буенча үтте: «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы предприятие» һәм «Иң яхшы гаилә».

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев тантаналы шартларда бәйгедә иң яхшы дип танылганнарны тәбрикләде һәм аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлмәтлеләрнең туган ягыбыз табигатенә җаваплы карашы сөендерә, дип билгеләп үтте ул.

«Иң яхшы гаилә» номинациясендә җиңүче булып Сафиуллиннар гаиләсе танылды. Бүләкне алырга Венера Павловна белән кече кызлары Алина чыкты. Алар 14 дәгъвачы арасыннан иң яхшылар дип табылдылар. Венера Сафиуллина сүзләренә караганда, бәйгенең район этабында катнашыр алдыннан гаилә үз эчендә ярыш оештырып караган. Башта Алина әтисе белән бергәләп кошлар өчен җимлек ясаган, аннары әнисе һәм апасы белән. Билгеле инде, гаилә башлыгының «кошлар ашханәсе» җиңеп чыккан. Район бәйгесенә дә шуны тәкъдим иткәннәр иде. Өстәвенә әйләнә-тирә мохитны саклау турында берничә видео да төшергәннәр. Сафиуллиннар гаиләсе бик актив, шәһәрдәге башка чараларда да даими катнаша.

- Безнең балалар бик энергияле. Күпләр моны әти-әниләрнең казанышы дисә дә, мин нәкъ менә кызларыбыз безгә этәргеч бирә дип саныйм. Алар вокал остаханәсенә, спорт түгәрәкләренә, театр студиясенә йөри, бию белән шөгыльләнә, шуңа күрә барлык бәйгеләрдә диярлек катнашабыз, - дип билгеләп үтте Венера Павловна.

Ул шулай ук экологик тәрбиянең шәхес үсешендә мөһим роль уйнавын ассызыклады. Алар ире белән икесе дә табигатьне ярату һәм аңа җаваплы карау мохитында тәрбияләнгән һәм әйләнә-тирәгә нәкъ менә шундый мөнәсәбәтне балачактан һәм үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк дип саныйлар.

Шәһәрнең «Экояз-2020»дә катнашкан 26 мәктәпкәчә учреждениесе арасында 51 нче «Радуга» балалар бакчасы җиңеп чыкты. «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә 12 нче урта гомумбелем бирү учреждениесе иң яхшы дип табылды. Ә шәһәр автомобиль юллары идарәсе «Иң яхшы предприятие» исеменә лаек булды.

Чара ахырында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы исеменнән Әлмәткә санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча республика бәйгесендә беренче урын өчен диплом һәм кубок тапшырдылар. Истәлекле бүләкләрдән тыш, шәһәргә балалар өчен уен мәйданчыгына сертификат та бүләк ителде.

Арина Сафина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса