Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Новотроицк авылында райондагы экологик хәлне яхшырту буенча семинар-киңәшмә узды

Районда экологик хәлне яхшырту буенча семинар-киңәшмә уздыру күркәм традициягә әверелеп бара.

Ул һәр елны төрле авылда уза. Быелгысы 6 июньдә Новотроицк авылында үтте.

Новотроицк - шәһәрдән еракта урнашкан борынгы авылларның берсе. 1773 елда Казан губернасы дворяннары теркәлгән исемлектә Троицкое-Новиково да телгә алына. ХIII гасырда бу урыннар Болгар дәүләтенең чикләре булып саналган. Болгар дәүләтен монгол-татарлар басып алганнан соң Шушма елгасы буенда Табулга-тау ныгытмасы төзелә һәм аның тирәли кечкенә генә торак хасил була. Ләкин бераздан биредә яшәүче халык нугайларның һәм алтынурдалыларның һөҗүмнәреннән качып Кама елгасы янына китеп төпләнергә мәҗбүр була. Шулай итеп, Шушма буе бушап кала. Бары тик 1552 елда гына монда яңадан кешеләр килеп урнаша башлый. Авыл да шушы вакытта барлыкка килгән дип фаразлана.

Бай тарихка ия авыл нефтьчеләр, предприятиеләр ярдәме белән кунакларны каршы алуга ныклап әзерләнгән. Юллар ясалган, урамнар, капка төпләре тәртипкә китерелгән, буйыйсы буялган, клуб, мәктәп биналары реконструкцияләнгән, сәүдә нокталарының фасадлары яңартылган. Авылга керә башлау белән үк әлеге торак пунктның яшеллеккә бай булуына, капка төпләренең хәтфә чирәмгә ябынуына күз төште. Ә бит бар авыл да шундый урамнары белән мактана алмый. Күп кенә хуҗалар хәзер ишегалдына гына түгел, капка төпләренә дә асфальт, бетон җәюгә өстенлек бирә. Югыйсә күкрәп үскән үләннәргә ни җитә! Новотроицкиның әзерлеге семинарда катнашучыларның югары бәясенә лаек булды.

- Гадәттә үзәктән еракта урнашканнарга игътибар җитеп бетми, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә район башлыгы Мәҗит Салихов. - Узган елгы семинарда аны быел Новотроицкида уздыру турында бердәм карар кабул ителде. Дөрес карар булган ул. Бик күп эш башкарылган. Өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Элеккеге авыл белән хәзергесен чагыштырып булмый.

Клубта оештырылган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең табигать материалларыннан ясаган һәм башка төрле кул эшләре күргәзмәсе турында да бары тик җылы фикерләр генә яңгырады. Аларны чынлап та кызыксынмыйча карау мөмкин түгел иде. Балаларның фантазияләренә искитәрлек. Пенопластларны аккошка әйләндергәннәр, кәкре-бөкре агачлардан гаҗәеп фигуралар килеп чыккан, судан бушаган пластик шешәләрдән дә бихисап матур әйберләр ясап була икән! Нефть сиртмәләре дә, салам түбәле өйләр һәм ишегалдында йөгереп йөрүче хайваннар, кош-корт та - һәммәсе бар монда.

Районның гаилә фермалары, фермерларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм төрле предприятиеләренең эшчәнлекләре чагылдырылган тере күргәзмә һәркемне сөендерде. Тырыш әлмәтлеләр конкуренция заманы дип аптырап тормаган, һәрберсе төрле юнәлештә үз-үзләрен эш белән тәэмин иткән һәм, әйтергә кирәк, әлегә табыш әллә ни зурдан булмаса да, ул тормыш алып барырга, хуҗалыкны үстерергә зур ярдәм. Кләмәнтәйдән Наталья Хавандеева кәҗә асрау белән шөгыльләнә. Бозау кадәрле кәҗә Ламанчи токымлы икән. Әлеге кәҗәләрнең сөте гадәтиләренекенә караганда майлырак булуы белән аерылып тора. Алардан һәр көнне 3,5 литр сөт савып алына. Ә Зааненская токымлы кәҗәләр 9 литрга кадәр сөт бирә.

Мөгезле эре терлек асрауга өстенлек бирүчеләр дә күп. Район башлыгы аларга савым сыерларның саны дүрткә җиткән очракта бушлай сыер саву аппараты бирәчәкләрен җиткерде.

Кәшердән Фәһим Гыйниятуллинның алып килгән тәкәсе янында да озак басып, кызыксынып карап торды семинарда катнашучылар. Гаҗәпләнерлек тә шул: Прекос токымлы сарыклар тана хәтле. Сарыклары 60-70, тәкәләре 110-130 килограмм ит бирә.

- Әлегә 15 баш сарыгыбыз бар. Бишенче ел үрчетәбез инде. Гомергә сарык асраган кешеләр бит без. Кызыксынып тотынган идек. Алар бер-ике бәрән китерә. Сыер, куяннар, бозаулар, казлар, тавыклар - бөтенесе дә бар безнең, - диде Фәһим Гыйниятуллин.

Бытбылдык, куян, күгәрчен асраучылар, чәчәк үсентеләре үстерүчеләр дә бар районда. Күргәзмәгә килгән умарта тотучылар кунакларны бал, кәрәз белән сыйлады. "Экосервис", райпо, Рус Акташы МУП ЖКХ да эшчәнлекләре белән таныштырды.

Күркәм традиция буенча балалар Сабантуе да оештырылган иде. Балачак бәйрәме спорт ярышлары, төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Кунаклар бу көнне Җиңү скверында агачлар утыртты, авылны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте. Биредә матур итеп үсеп киткән чыршылар авыл тарихында тирән эз калдырган әлеге күркәм вакыйганы искә төшереп торыр, шәт. Новотроицкида тагын бер матур урын пәйда булган - авыл чишмәсе. Тирә-ягы да төзекләндерелгән чишмә хәзерге кебек матур, чиста саклансын иде дип телисе килә.

Бәхетсезлек аяк астында. Көтмәгәндә янгыннар килеп чыга. Ялкын бер минут эчендә тирә-якны ялмап алырга мөмкин. Моны истә тотып, районда янгын сүндерү машиналарына су тутыру өчен махсус урыннар ясауга җитди игътибар бирелә. Новотроицкида да янгын пирсы ясалган. Бу да кирәкле һәм зур эш!

Пленар өлештә районда уздырылган экологик икеайлыкка нәтиҗә ясалды, проблемалар күтәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин ясаган чыгышында авылларда йөргәндә төрле күренешләргә юлыгасың, бер авылда бер-берсе белән чәчәк утыртуда, матур капкалары белән ярышсалар, икенчесендә исә моның киресе күзәтелә дип искәртеп узды. Чүпләмәүне, матурлык тудыруны һәркемнең гадәтенә кертергә иде - авыл башлыкларының иң зур теләгедер бу. Елга буйлары, бакча башларындагы чүплекләрдән әкрен генә котыла барабыз. Ләкин әле 4 авыл чүп түгүгә килешү төземәгән. Аннан соң авылларда җыелган чүпләр сирәк түгелә. Бөтен ышаныч - бу тирәдәгә якын урнашкан Кузайкинода төзелүче чүп төяү станциясендә. Ул 7 машина чүпне бер машиналык итеп тыгызлаячак.

- Җәен авылларда су җитми. Әгәр моның сәбәбе суүткәргеч җиһазларда түгел икән, димәк, ул кайдадыр күп түгелә, күп тотыла. Авыл башлыкларына андый кешеләрне ачыкларга һәм счетчиклар куйдырырга мәҗбүр итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Алексей Грушин. Сүз уңаенда нефтьчеләрнең дә ярдәме искә алынды. Торак пунктларны су белән тәэмин итүне яхшырту максатында соңгы алты елда гына да "Татнефть" ААҖ тарафыннан 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Быел өч авылга ярдәм күрсәтелә.

Экологларның да әйтер сүзе бар. "Агач утырту көне"ндә авыл җирлекләре территориясендә 6612 агач утыртылган. Әгәр аларны су сибеп, карап үстермәсәң, көзен дә бу урынга шуның кадәр агач утыртырга туры киләчәк. Үсентеләрне мәктәпләргә, укучыларга беркетергә иде", - ди экология департаменты директоры вазифаларын башкаручы Инсаф Сәетов. Районда һәм шәһәрдә чүп-чар яндыру тыела. Быел әлеге таләпкә каршы килүчеләр кимегән-кимүен, ләкин бетмәгән.

Экологик икеайлык барышында "Калдыкларга икенче тормыш" акциясе дә уздырылды. Авыл җирлекләрендә 28898 килограмм икенчел чимал җыелган. Шәһәрдә исә мәктәпкәчә мәгариф һәм мәгариф учреждениеләре 30595 килограмм тапшырган.

Экологияне савыктыру буенча төрле авылда төрле эш алып барыла. Мәсәлән, Миңлебай авыл җирлеге авыл урамнарына зур йөк күтәрешле техниканың керүен тыйган. Кама-Исмәгыйль, Яшьләр бистәсе, Габдрахман, Борискино авыллары матурлык, чисталык өчен көрәшсә, Иске Михайловка авылы турында болай дип әйтеп булмый әле. Сүз уңаенда, авыл җирлеге башлыгына семинар-киңәшмәдә күп тапкырлар басарга туры килде.

Чыгышта уку йортларында һәм балалар бакчаларында алып барылган экологик тәрбия бирү эшчәнлеге турында да кыскача мәгълүмат җиткерелде. Әлмәттә бишенче ел инде мәгариф учреждениеләре арасында "Эколидер" бәйгесе уздырыла. Быел ул 25 августка кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр укытучыларның август киңәшмәсендә игълан ителәчәк.

Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Наил Әхмәтгәрәев китергән саннар белән дә таныштырып узасы килә. Быелның биш аенда шәһәрдә һәм районда 64 янгын булган, шуның 25 е авылларда чыккан, өч кешенең гомере өзелгән, ун кеше төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Әлеге саннар юкка китерелмәде. Җәй - янгыннар күп күзәтелүче чор. Шуңа да кисәтү бик тә урынлы.

Семинар-киңәшмәдә бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бүләкләнде. "Калдыкларга икенче тормыш" бәйгесендә "Иң яхшы авыл җирлеге" булып Ерсубайкино танылды. Сөләй икенче, Миңлебай өченче урыннарга лаек булды. "Иң яхшы авыл мәктәбе" исеме Кичүчат уку йортына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Мәмәт белән Ямаши мәктәпләре бүлеште. "Иң яхшы авыл балалар бакчасы" булып Кичү (I), Сөләй (II), Мәмәт (III) балалар бакчалары билгеләнде. Балалар бакчасында макулатура җыюда актив катнашкан сабый Наил Сәләхиев (Кичү) район башлыгы кулыннан бүләк алды. Шулай ук ярдәмнәре өчен предприятиеләр һәм башкалар да район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Киләсе елга мондый семинар Әлмәт авыл җирлегендә, ягъни Яшьләр бистәсендә үтәчәк.

Чара тәмамланды. Әмма бу җиңел суларга мөмкин дигән сүз түгел. Алда безне тагын бер айлык - изге чара көтә. Шәһәрдә һәм районда 15 июньнән 15 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителә. Зиратларны җыештырудан беркем дә читтә калмас, мөгаен.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250