Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

“Нәни ил” балалар бакчасы чисталык өчен көрәшә [+ФОТОЛАР]

Әлмәтнең 35 нче "Нәни ил" балалар бакчасы менә алты ел инде "Экомәктәп- Яшел әләм" Халыкара программасы кысаларында "Чүпләр аз булсын" экология проектын җәелдереп килә.

Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, үзара тәҗрибә уртаклашу мәгариф системасында мөһим чараларның берсе булып тора. Шуңа күрә бүген экология, әйләнә -тирә мохит турында кечкенә балаларга ук сөйлиләр. Табигатьне, үзебез яшәгән әйләнә-тирәне шунсыз саклап та булмаячак. Экологик проблемаларны хәл итү максатыннан төрле халыкара программалар булдырылган да инде.
35 нче "Нәни ил" балалар бакчасы да сабыйларга экологик әхлакны пропагандалау өстендә инде берничә ел уңышлы гына эшләп килә. Бакча мөдире Әлфия Ибраһимова фикеренчә, экологик тәрбияне һәрберебез иң элек үзеннән башларга тиеш. Шуңа да әлеге юнәлештә бакча коллективы гына түгел, ә гаиләләр һәм ата-аналар да зур активлык күрсәтә. Мисал өчен "Без - Җир балалары" дигән ата-аналар клубы эшли биредә. Консультацияләр, тематик укулар, күргәзмәләр, төрле бәйгеләр - бар да әлеге клуб эшчәнлеген күрсәтә.
Вакытлары тар булса да, ата-аналар бик теләп шимбә өмәләрендә катнашып килә. Ел да бакча тирәсенә агачлар утырталар, кошларга җимлекләр ясыйлар, шул рәвешле үзләре мисалында балаларга үрнәк күрсәтәләр, экологик тәрбиягә өндиләр. Бакчаның әйләнә-тирәсендә табигать почмаклары да булдырган алар.
"Калдыкларга икенче тормыш" дигән районкүләм бәйгесендә дә һәр гаилә активлык күрсәтә. Ташландык пластик шешәләрдән, чүп пакетлары, дисклар, конфет капларыннан да зәвыклы эшләнмәләр тегеп булуына нәкъ менә әлеге бәйгегә була инанасың. Чыннан да, күпләребез табигатькә салган зыянын уйламыйча аларны тизрәк ташлау ягын карый бит.
"Чисто не там, где убирают, а там, где не мусорят", "Мы любим отдыхать на природе", "Посади свое дерево", "Очистим родники" кебек проект һәм бәйгеләрдә дә әлеге бакчага йөрүче балалар һәм аларның ата-аналары ел да үзгә чыгышлары белән таң калдыра.
Агымдагы елның 1 апреленнән Татарстанда "Экояз-2017" экологик айлыгы уңышлы гына старт алды. Әлеге икеайлык кысаларында 35 нче балалар бакчасы янә яшеллеккә күмелеп, бөтен районга өлге булыр әле. Башкаларга үрнәк һәм бизәк алар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса