Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Нефтьчеләр язгы ташуга әзерләнә

2012 ел язын күпләр хәтерлидер. Шунлыктан язгы ташуны яр буе полосаларында яшәүчеләр генә түгел, предприятиеләр дә куркып көтә.

«Татнефть» компанияләре подразделениеләрендә бу чорга ныклап әзерләнәләр: язгы ташу шартларында тотрыклы эшләү өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелә. Стратегик яктан мөһим объектларның берсендә - Карабаш сусаклагычында язгы ташуга әзерлек көздән үк башлана икән. УПТЖ ППД белгечләре әйтүенә караганда, бүгенгә биредә бөтен күзгә күренгән хилафлыклар бетерелгән. Моннан тыш, кирәкле ярдәмче чаралар, материаллар һәм эш кораллары запасы булдырылган, йөзү чаралары әзерләнгән, авария-коткару эшләре бригадасы төзелгән, хезмәт күрсәтүче персонал белән махсус инструктажлар, өйрәнү занятиеләре үткәрелгән, алар барышында язгы ташу чорында эш үзенчәлекләре белән таныштырганнар. Гидроузел конструкцияләре тикшерелгән. Сусаклагыч үзе, аның тирәсендәге тау битләре акваториясе белгечләрнең даими контролендә тотыла. Алар көн саен кар машиналарында якын-тирәне әйләнеп чыгалар.

Язгы ташу вакытында эрегән суларны кабул итү өчен сусаклагычта 23 миллион кубометрлык урын бушатыла. Бу чорда объектта УПТЖ ППД идарәсеннән инженер-техник хезмәткәрләр дә тәүлек әйләнәсе кизү тора. Шулай ук Чемодурово һәм Сумороково буалары да ныклы контрольдә тотыла. Ташу суларының күпмедер өлешен кабул итеп, алар Карабаш сусаклагычына йөкләнешне киметә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса