Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Өмәдән соң Әлмәт сулыш алды. Озакка барырмы?

Шимбә өмәсеннән соң, ниһаять, шәһәргә ямь кергәндәй булды: кыш буе кар астында күмелеп яткан чүп-чар җыеп түгелде, юл буйлары чистартылды, фасадлар тәртипкә китерелде. Ленин бабай башлап җибәргән өмә гөрләп уза узын, әмма чисталыкның гына гомере кыска.

Монысы турында соңрак. Язма башында шәһәребезне чүп-чардан арындырырга чыккан әлмәтлеләргә мактау сүзләре ирештерәсе килә. Кем әйтмешли, халык геройларны белергә тиеш.

Сүз башында ук өмәләрнең атна дәвамында узуын, аларда барлык оешмаларның, уку йортларының катнашуын билгеләргә кирәктер. Чөнки шимбә көнгә кадәр күп биләмәләрдә төркем-төркем халык җыештыру эшләренә чыккан иде инде, шунлыктан өмәдә башка еллардагы кебек урамнарда җанлылык сизелмәде. Район башлыгы әйтүенчә, "бу көн бәйрәмчә узарга, җыештыру эшләренә нокта куелырга тиеш" иде. Бәйрәмчә узды, ләкин әле нокта куелмады...

Себерке, тырма кулда

Иртәнге 8 дә урамнарда кулларына корал тотып, үзләренә беркетелгән участокларда эшләп йөрүчеләр күренә башлаган иде. УК "Просто молоко" җәмгыяте кызлары йокыларыннан иртәрәк уянган булып чыкты, алар иртәнге 5 тә үк җыештыруга керешүләрен әйтте. Көннең апрельгә хас булмаганча салкын булуына да карамастан үзләренең күңелләре күтәренке иде, көлешә-көлешә, җитез хәрәкәтләр белән җир себерүләренә узып баручылар да сокланып карады. Ленин урамына керү белән юл буйларында агачларны агартып йөрүче төркемгә күз төште - "Әлмәтнефть" идарәсе хезмәткәрләре. Башкарма комитет янында исә эшне төгәлләү белән мәшгуль иделәр, капчык-капчык чүп машиналар килүен "көтеп утыра". "Җылылык челтәрләре предприятиесе" кызлары Белоглазов урамында чисталык урнаштырып йөрсә, Радищевта "Елховское УТТ" егетләре кулында себерке, көрәк иде. Алар биредә дүртенче көн эшләүләрен әйтте. Сүзләренә караганда, урам ташландык урынны хәтерләткән. Ниһаять, алар тырышлыгы белән Радищевка җан өрелгәнлеге сизелеп тора: юл буйлары чиста, бордюрлар буялган. Ә менә аның Ленин урамыннан югарыдагы өлешенә АУТТ-1 хезмәткәрләре ямь кертте. Советская урамында АРСУ коллективы, Җәлилдә "Татбуртранс" җыештыру эшләренә бердәм чыккан иде.

Шәһәр иркен тын алды - кыш буе үзебез чүпләгәнне, үзебез җыештырдык, юлларны "ямадык", буяуларны яңарттык. Тиз озаккамы?

Нокта куелмады

Безнең халык шулай яратылгандыр инде, эшләгән эшен тиз арада юкка чыгару аңа берни тормый. Гафиятуллин урамындагы 27 нче йорт артындагы җир өсте кичкә кадәр пакетлар, пластик шешәләр белән капланды да куйды.

Хәер, аптырыйсы юк, җәйгә чыккач, шундый күренешләргә еш юлыгабыз. Яшьләрнең төне буе сыра эчкән шешәләре, чипсы кимергән, туңдырма белән сыйланган кәгазьләрен күрү яңалык түгел. Бу урында "Җыйган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә тәртип" дигәнне телгә аласы килә.

Күпкатлы йортлар каршында үсеп утырган агачларга югары катлардан ташланган калдыклары белән бергә целлофан пакетлар, чүп-чар да безнең калага ят түгел. Шимбә өмәсе көнне дә Төзүчеләр проспектындагы "Чаллы икмәге" кибете каршындагы агачны пакет "бизи" иде. Шушында ук юл аша җәйрәп яткан биләмәгә әле җыештыру эшләренә чыкмаулары да күренеп тора. Экологик икеайлык дәвам итә, җитешерләр дип уйларга нигез бар, димәк.

Тәҗрибә шуны күрсәтә, шимбә өмәләрен елына бер түгел, ә атна саен уздырып тору да Россия халкына аз әле ул. "Тәртипсезлек кешеләрнең башларында" дигән иде профессор Преображенский Михаил Булгаковның "Собачье сердце" әсәрендә. Шулай булгач, башлардагы чүп-чардан арыну кирәк әле безгә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса