Әлмәт таңнары

Әлмәттә яңа туган сабыйларга атап агачлар утыртылачак

Иртәгә, 13 октябрьдә, республиканың эре шәһәрләрендә "Атадан - улга" дигән чара узачак. Әлеге акция агач утырту көннәре кысаларында уза.

Бу көнне әти-әниләр яңа туган, туачак сабыйларына атап бала тудыру йортлары ишегалдында агач утырта ала. Әлмәтлеләрне акциядә катнашу өчен перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе янында көтәләр. Үсентеләр һәм кирәк-ярак белән тәэмин итү каралган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров