Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә тузганаклар белән көрәш башланды

"Сары чәчәк өзмәгез сез"... дип җырлый Хәмдүнә Тимергалиева үзәкләрне өзеп.

Дөрес, җырда башка чәчәкләр күздә тотыла. Әмма шәһәр урамнарын сарып алган сары чәчәкләрне - тузганакларны күргәннән соң бу җырга үзгәртеп: "Сары чәчәк өзегез сез, үскәннәрен көтмәгез", - диясе килә.

Шәһәрнең кайсы гына почмагына барма, яшеллекне һәр җирдә диярлек әле тулысынча мамыкланырга өлгермәгән тузганак сырып алган. Алдагы елларга караганда да күбрәк быел сары чәчәкләр. Сүз дә юк, читтән караганда матур, әйтерсең лә, сары хәтфә юрган. Ләкин бер-ике көн эчендә бу матурлык кешеләр дошманына әвереләчәк. Шәһәр җитәкчелеге тупыллар белән ничә ел дәвамында көрәште. Аларны кисеп, бу агачлар урынына башка үсентеләр утырткач кына күз-борыннарга, фатирларга кереп интектергән мамык бураннарыннан, ниһаять, котылырга мөмкин булды.

Хәзер тузганаклар оча. Быел аларның тагын да артуының сәбәбе узган ел вакытында юк ителмәвендә түгел микән? Экологлар бу проблеманы аларны чәчәккә бөреләнгәнче чабып кына чишәргә мөмкин булуын әйтәләр. Чәчәктә утырганда чабып, үләннәрне җыеп алсаң, шулай ук тузганаклар китергән зыян азрак була. Ләкин әлегә әлмәтлеләр бу эш белән мактана алмый - әллә вакыт җитми, әллә эшче куллар, әллә инде матурлыкны бозасы килми...

Шимбә өмәсе вакытында тырышып-тырышып тузганакларны берәмтекләп җыйган укучыларны да күрергә туры килде. Берничәшәр капчык тутыруга да карамастан, сары чәчәкләрнең кимергә исәбе дә юк.

- Нигә балаларны шулай интектерергә? Бездә бит торак-эксплуатация участоклары, гомуми кулланылыштагы җирләрне карап тоту беркетелгән службалар бар, - диде Ленин урамында яшәүче Әлфия Галиева. - Алар бензин белән эшли торган зур чапкычлары белән бу урыннардан үтсәләр, тиз дә, күләмле дә эш булыр һәм тузганаклар орлыкланганчы ук чабылыр иде. Карагыз әле, бөтен дөньяны басып киләләр бит.

Килешми мөмкин түгел. Проблема, чынлап та, бик җитди. Ул служба җитәкчеләре белән һәр атнаны дүшәмбе иртәсендә уздырыла торган киңәшмәдә дә күтәрелде. Район башлыгы Мәҗит Салихов тиешле службаларга кичекмәстән тузганакларны юк итәргә күрсәтмә бирде.

Шунысы кызык, бер тузганактан киләсе елга ничә төп баш калкытыр икән? Һәрхәлдә, бер генә түгел. Димәк, быел ук чара күрелмәсә, берничә елдан тузганакка каршы көрәш турында сөйләү урынсыз көчәнү булачак.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250