Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә табигать сакчылары үсә

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркта "Туган якның һәм шәһәр паркының үсемлек һәм хайваннар дөньясы" исеме астында яшүсмерләр клублары арасында викторина үтте.

Мондый эчтәлектәге викторинаның балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча идарә һәм парк тарафыннан биредә тәүге тапкыр гына оештырылуы түгел. Шулай булуга да карамастан, балаларның кызыксынуы кимеми.

- Без аны гадәттә табигать кышкы йокысыннан уянган чорда уздырабыз. Максатыбыз - үсмерләрнең экологик белемен камилләштерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, - диде парк директоры урынбасары, викторинаның жюри рәисе Рәмия Галимова. - Викторинада яшүсмерләр клублары теләп катнаша. Балалар елдан-ел үзләре өчен яңа әйберләр ача, паркта нинди агачлар, үсемлекләр үсүен, зоопаркта нинди хайваннар, кошлар, җәнлекләр яшәвен белә.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, викторинада катнашучы клублар үзгәреп тора, мәсәлән, быел катнашканнар киләсе елда җанатарлар була. Алар шулай ук теләсә нинди материалдан табигать дөньясына багышланган кул эшләре алып килергә тиеш. Быел викторинада "Темп", "Метеор", "Импульс", "Союз", " Родничок", "Мечта"дан 12 дән 14 яшькә кадәрге өчәр баладан торган алты команда көч сынашты. Иң беренче булып алар "Без табигатьне саклыйбыз!" темасына визит карточкаларын тәкъдим итте. Кайбер командалар сәхнәләштергән күренеш белән чыгыш ясады. Балаларның яшел бишегебез булган табигать турында матур итеп, яратып сөйләүләре аеруча нык шатландырды. Аларның әйләнә-тирәбезне чисталыкта тотуларына, сулыкларны, агачларны рәнҗетмәүләренә ышаныч нык.

Табышмакларның ике юллык шигырь эченә яшеренгән җавапларын эзләү, экологик коллаж ясау зирәклек тә, тизлек тә, осталык та таләп итә иде. Әмма беркемнең дә сынатасы килмәде.

Жюри җиңүчеләрне билгеләгәндә бөтен якны игътибарга алды һәм беренче урынны "Мечта" яшүсмерләр клубы командасына бирде. "Союз"лылар икенче урынга лаек булды. Ә өченче урынга "Метеор" үсмерләре чыкты.

Кул эшләре күргәзмәсенә 12 яшүсмерләр клубының иҗат җимешләре куелган иде. Бар нәрсә эшкә җигелгән - шырпы каплары да, каурыйлар да, җепләр дә... Жюри аларга да бәя бирде. "Искра" яшүсмерләр клубы беренче, "Мечта" икенче, "Заря" өченче булды.

Шәһәр паркында табигатьне саклау буенча максатчан эш алып барыла. Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе санала. Шуңа күрә дә Әлмәт паркы республикада иң матурлардан санала. Бирегә янәшәдәге районнардан да балалары белән ял итәргә киләләр. Рәмия Галимова әйтүенчә, калабызда шундый гүзәл паркка нигез салынуга 28 мартта 55 ел тулган.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250