Әлмәт таңнары

Әлмәттә каты көнкүреш калдыклары контейнерлары янына видеокүзәтү җайланмалары куелачак

Җәй - чираттагы яллар, бакча мәшәкатьләре, җиләк җыю чоры гына түгел.

Бары тик елның шушы фасылында Әлмәткә керү юлларында су буе тезелеп киткән автомобильләрне күрергә була. Нинди хәл соң ул дисезме? Чүп контейнерларына әнә шулай чират тора халык.

Кешеләрнең дисциплиналылыгы бер яктан куанычлы - шәһәрдәшләребез чүпләрен юл буйларына ташлап калдырмый бит, ә махсус билгеләнгән урыннарга илтә. Ләкин, әйдәгез, әлеге чүп савытларында «казынып» карыйк. Иң элек шуны әйтергә кирәк, җәйге чүп кышкысыннан, әле хәтта язгысыннан да бераз аерыла. Көнкүреш «җыелмалары» ел фасылына карамый анысы: һаман шул ук шешә, тартма, газета, ризык калдыклары… Ләкин еш кына нәкъ менә җәй көннәрендә контейнер мәйданчыклары төзелеш чүп-чары белән тула. Ул гына да түгел, халык өендә ремонт ясаганнан соң алыштырган искергән җиһазларын, күгәреп беткән суыткычларын, социализм чорыннан ук калган иске сантехникасын да шунда илтеп атуны кулай күрә. Бу «байлык», шулай ук төзелеш калдыклары да ТБОга - каты көнкүреш калдыкларына керми. Бу - эре габаритлы чүп. Ә контейнерлар махсус рәвештә ТБО өчен куелган. Шулай ук кешеләр чиләк-чиләк китереп түгә торган юынтык су, сыек ризык калдыклары да ТБО түгел. Аңлашыла ки, бу кызуда яшелчә, җиләк-җимеш, әзерләгән ашлар да тиз бозыла һәм исләнә. Тик барысын бергә контейнерларга кадәр илтеп ташлау өчен аларны атналар буена җыеп яткырырга кирәкме икән? Җәен көненә дистәләрчә кеше шәһәргә якын булган контейнерга әнә шундый «чүбен» ташлап китә. Рәсми килешү төзергә теләмәүче шәхси эшмәкәрләр, кечкенә кибет хуҗалары да качып-посып кына чүпләрен шунда илтәләр. Менә шулай итеп, иртәләрен-кичләрен бункер мәйданчыкларына чиратлар күзгә күренеп «үсә» һәм контейнерлар ярты сәгать дигәндә чүмәкәйләп тула да куя. Ә аннары кешеләр үзләре үк «Ешрак бушатырга кирәк!» кебек дәгъва белдерәләр.

Хәлне аңлаган һәм әлмәтлеләрнең зарын ишеткән «Татнефть» компаниясе мөһим карар кабул итте. Исегездә булса, чүпне контейнерлап җыю алымын да нәкъ менә нефтьчеләр керткән иде бит. Алар ук шәһәргә керү юлларында бункерлар куеп чыкты, алар тирәсендә мәйданчыклар ясады һәм контейнерларны бушату өчен машиналар белән тәэмин итте. Хәзер исә һәрбер чүп түгү урынында «Татнефть» көче белән, компания акчасына видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак. Контейнерларның тулу-тулмавын контрольдә тоту, чүп ташу машиналарының рейслар ешлыгын координацияләү өстенә алар нефтьчеләр башкаласының күзәтчелек службаларына ярдәмгә дә киләчәк - законсыз гамәл кылган машиналарның номерларын теркәп калачак. Программаны тормышка ашыруның беренче этабы әлегә өч «кайнар» ноктага кагыла. Болар: Яр Чаллы ягыннан Әлмәткә керү урынында («Стрелец» автобазарына каршы), Сабантуй мәйданы ягыннан шәһәргә керү юлында һәм Әлмәттән Урсалыга таба бару юлында. Нефтьчеләрнең карары буенча беркетмә төзелгән, «Татнефть» җитәкчелеге аны хуплаган. Бүгенге көндә кирәкле күләмдә акча бүлеп бирү һәм видеотеркәү, сурәтләрне диспетчерлык службалары мониторларына трансляцияләү өчен җиһазлар сайлау мәсьәләсе тикшерелә. Белгечләр әйтүенә караганда, видеотеркәү җайланмаларын урнаштыру проекты август аенда старт алачак.

Әлегә исә чүп контейнерлары тирәсендәге хәлләрне фотообъектив аша гына күзәтергә туры килә.

Наталья КЛЮЕВА

Илнур Алишев фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: