Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә эрбет үстерергә җыеналар [+ФОТОЛАР]

Моның өчен экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм «Экосервис» АҖ тиешле хәстәрен күрделәр.

Әлмәттә узган елны нигез салынган матур традицияне дәвам итеп районыбызның табигать сакчылары яңадан файдалы акция оештырдылар. Шәһәр халкы да әйләнә-тирәбезне яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертүгә бик рәхәтләнеп ризалашты.

«Агачны бергәләп коткарыйк» исемле әлеге чараның максаты - тирәлегебездә чисталыкны булдыру. Моның гап-гади нәрсәдән - фатир чисталыгыннан башларга була. Тузан җыеп ятучы иске газет-журналлар, кулланылган дәфтәрләр һәркемнең өендә бар. Шуларны җыеп кабул итү пунктына тапшырдыңмы - өең чистара. Икенчедән, ким дигәндә 50 кг макулатура үзе үк бер агачны коткарырга ярдәм итә. Моннан тыш шул гамәлең өчен, төгәлрәге, һәр 3 кг макулатура өчен экологлар сине бер үсенте белән бүләкли. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты «Экосервис» ААҖ белән берлектә оештырган чараны кем изге һәм файдалы түгел ди?!

Быел әлмәтлеләрне Екатеринбург шәһәренең «Тура» питомнигында үстерелгән 40 меңнән артык эрбет агачы үсентеләре белән шатландырырга булганнар. (Сүз уңаеннан, Әлмәт республикабызда «Родной лес» җәмгыяте белән урманнарны тергезүдә катнашкан бердәнбер шәһәр). Акциянең чын мәгънәсендә халыкчан акция икәнен шимбә иртәсендә «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы мәйданга күпләп җыелган әлмәтлеләр дә раслады, анда барлыгы 1218 кеше катнашты. Араларында бу акцияне яратып, үз итеп өлгерүчеләр дә булуы шатландырды - биредә чарага өченче тапкыр рәттән килүче гаиләләрне очратырга туры килде. Биредә шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларыннан күмәк көч белән макулатура тапшырып, үсентеләрне белем һәм тәрбия йортларын яшелләндерүгә тотучылар да бар иде. Шул ук вакытта быел 36 мең эрбет агачы үсентесе авылларга да «юл тотты».

- Мин бу акциядә узган ел да катнашкан идем, утырткан үсентеләрнең кайберләре тамыр җәйделәр инде. Корыганнары да булды, анысы. Бу юлы алган үсентеләрне шулары урынына утыртырга җыенабыз, - ди Елена Арсеньева.

Красноармейкада яшәүче Гасыйм Хөснетдинов исә бирегә эрбет үсентеләре алырга махсус килгән. Аның максаты - балалары һәм оныкларына матур истәлек калдыру.

- Мин бик озак еллар себердә эшләп яшәдем. Эрбет чикләвекләрен үз кулларым белән җыйганым булды. Уңыш бирә башласыннар өчен 70 ел көтәргә туры килер, анысы. Шулай да, бу көннәрне оныкларымның оныклары күреп куаныр дип өметләнәм, - ди ул.

Акциядә 4,3 тонна макулатура җыелган булып чыкты. Әлеге чималны тапшырганнан килгән акча исә Әлмәт районының балалар йортлары фондына юнәлдереләчәк ди белгечләр.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса