Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә агачлар саны тагын 3 меңгә артты

Шимбә көнне шәһәрдә һәм районда тагын бер кат чисталык урнаштырылды.

Бу юлы шимбә өмәсе Бөтенроссия Агач утырту көне акциясе белән туры килде.

Әлмәтлеләр өмәдә актив катнашып, янәдән төбәкләренең матурлыгы, чисталыгына битараф булмауларын күрсәтте. Предприятие-оешмалар, уку йортлары, гадәттәгечә, үзләренә беркетелгән биләмәләрдә эшләде. Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары, торак-эксплуатация участоклары һәм башкалар да тырышлык күрсәтте. Кемдер чүп-чар җыйды, гараж алларын тазартты, икенчеләре юл буйларын, чишмә яннарын тәртипкә китерде. Бер ай элек кенә шушындый ук өмә уздырылуга да карамастан, байтак кына чүп җыелган. Көннәр җылынган саен кешеләр чишмә буйларына, табигать кочагына тартыла. Алардан соң өелеп калган чүпләргә карап күңел әрни. Ә бит чүп савытлары һәркайда куелган һәм ул кул сузымында гына.

Бөтенроссия Агач утырту көне беренче тапкыр моннан ике ел элек игълан ителгән иде. 2011 елда илебездә акция барышында 25 миллион, Татарстанда 2 миллион төп агач үсентесе утыртылды. Икенче елны республикада бу көнне ике тапкырга артыграк агачка яңа тормыш бирелде.

Россия хөкүмәте Агач утырту көнен ел саен уздырырга карар итте. Әлеге кирәкле һәм файдалы эштә әлмәтлеләр дә теләп катнаша. Быелның экологик ике айлыгы барышында шәһәр һәм район территориясендә агачлар саны тагын 3 меңгә артты. Моннан тыш 16 мең үсенте "Көнбатыш" паркында, 6 мең төп "Тургай" паркында утыртылды. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең дә "үз агачлары" барлыкка килде. Шимбә көнне исә район торак пунктларында 2 мең, шәһәр биләмәләрендә 3 мең үсенте утыртылды.
Шунысына да игътибарны юнәлтәсе килә, ел саен агач утырту белән шөгыльләнәбез. Әмма аларның барысы да матур гына үсеп китми. Кайберләре тамыр җибәрә алмый, икенчеләрен "озын куллы"лар, кәҗәләр рәнҗетә. Шуңа күрә бер урында берничә тапкыр агач утыртырга туры килгән очраклар да булгалый. Без еш кына әйләнә-тирә мохитка, табигатькә сәнәгать зыян китерә дип кабатларга яратабыз. Ә бит кешеләр үзләре дә битараф, саксыз карашлары белән әнә шул рәвешле яшеллекә зур зыян сала. Үзең утырган ботакка балта белән чабу шушы буладыр инде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250