Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә агач утырту акциясе уңышлы үтте

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча 26 апрельдән 3 октябрьгә кадәр Татарстанда агачлар утырту акциясе узды.

Әлмәтлеләр бу эштә бик актив катнашты. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры сүзләренә караганда, быел акция үткәрелгән чорда «Татнефть» ААҖ ярдәмендә механикалаштырылган ысул белән 11 мең төп агач утыртылган. Моннан тыш, кул белән 7000 нән артык төп агач утыртканнар.

2 һәм 3 октябрьдә әлмәтлеләр агач утырту буенча республика акциясенә нокта куйган. Анда торак-коммуналь хуҗалык департаменты, идарәче компанияләр, ТОСлар һәм авыл Советлары катнашында 1204 агач утыртылган. Ә башкарма комитет, экология департаменты, башка бюджет оешмалары көче белән күл территориясендә тагын 267 төп агач - миләш утыртылган.

«Форсман чай» кибете бу изге эшкә үзенчәлекле өлеш керткән. Экология департаменты соравы буенча, эшмәкәр Н.Х. Кәримова агач утыртучылар өчен кайнар чәй һәм җиңелчә иртәнге аш оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса