Әлмәттә агач утырту акциясе башланды
Экологик икеайлык кысаларында бүген муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты коллективы агач утыртырга чыкты.
Шарлавыклы буаларның беренче чираты буенда алар берничә дистә юкә, миләш утыртты.
Шәһәребезне яшелләндерү май ахырына кадәр дәвам итә. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Агач үсентеләре Әлмәт, Кәләй урманчылыгында бушлай бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа