Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтне чистарттылар

Әлмәттә беренче шимбә өмәсе уздырылды. Иртә белән үк шәһәр һәм районны чүп-чардан арындырырга меңләгән кеше чыкты.

Предприятие-оешмалар, идарәче компанияләр, студентлар, мәктәп укучылары һәм башкалар - берсе дә читтә калмады. Аларның һәрберсе үзләренә беркетелгән территориядә тырышып эшләде. Өмә вакытында агач утырту да планлаштырылган иде. Ишегалларында да чыршы, алмагачлар саны артты. Гомумән алганда, экологик икеайлык игълан ителгән көннән башлап чисталык урнаштыру эшендә 7273 кеше катнашты. 370 машина чүп-чар җыелып түгелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса