Әлмәт таңнары

Әлмәтнең автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә атмосфера һавасының пычрануына күзәтчелек итүче системалар урнаштырылачак

Озакламый әлмәтлеләрнең сулышы иркенәергә тиеш. Һәрхәлдә, шәһәргә экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамовның килүе шуңа ишарә.

Әлмәтнең автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә мотор ягулыгы парларының һәм газларның һавага чыгуын кисәтәчәк системалар урнаштырылачак. Әлеге проект 2015 елга кадәр республиканың дүрт шәһәрендә: Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм нефтьчеләр башкаласында гамәлгә ашырылачак. Сүз уңаенда, бүгенге көндә Әлмәттә 33 АЗС эшли. Калган төбәкләрдә экология зыянлы парларны тоткарлау җайланмалары 2020 елга кадәр куелырга тиеш. Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов бу хакта Әлмәттәге АЗС хуҗаларына сөйләде.

Аның сүзләренчә, бу җайланмаларны куллану ягулык салу станцияләренең әйләнә-тирә мохитны зарарлау ихтималын 95 процентка киметә. Бу системаларны урнаштыру җитештерүчесенә һәм төренә карап АЗС хуҗасының кесәсен ким дигәндә 1,5-2 млн. сумга юкартачак. Шуңа күрәдерме ягулык сатучылар әлеге программада катнашырга атлыгып тормый. Казанда ике, Чаллыда 15 АЗС парларны тоткарлау системасы кую графигын җирле башкарма хакимият белән килештергән, диләр. Экологиягә зыянны киметүнең икенче ысулы да бар икән. АЗСларга ягулык кайтарган цистерналарны һәм нефтебазаны рекуперация системасы белән җиһазлау да җитә. Анысы очсызгарак та төшәргә мөмкин. Әлмәттә соңгысын кулланучылар бар. Аларның бәясен тыңлаган бер эшмәкәр нәкъ менә ягулык ташучы машинаны һәм нефтебазаны зарарлы парларны тоткарлаучы шланглар белән тәэмин итәчәген әйтте.

Әлеге системаларны куяргамы, куймаскамы дип бәхәсләшергә соң инде. Бу - республика башлыгы әмере һәм Татарстан хөкүмәтенең АЗСларны җиңел фракцияләрне тоткарлау җайланмалары белән җиһазлау турындагы күрсәтмәсе белән хәл ителгән мәсьәлә. Ягулык сату кәсебендәгеләргә бары тик ике юлның берсен сайларга һәм аларны урнаштыру графикларын килештерергә кирәк.

- Бу бөтен дөньяда кулланыла торган тәҗрибә. Шуңа күрә аның бездә дә норма булуы зарури. Ул социаль характердагы проект, атап әйткәндә, табигатьне һәм халыкның сәламәтлеген саклау дигән сүз, - дип ассызыклады Рамил Низамов.

Министр урынбасары белән очрашуга килүчеләр мәсьәләне ике атнадан да соңга калмый хәл итәргә вәгъдә бирде.

***

Шул ук көнне баш эколог урынбасары атмосфера һавасының пычрануына күзәтчелек итүче хәрәкәттәге автомат станцияне тәкъдир итте. Ул нефтьчеләр башкаласын гына түгел, республиканың көньяк-көнчыгышына хезмәт итәчәк.

Реклама

Мондый станцияләр республикада дүртәү: Казанда, химиклар шәһәрендә, Чаллыда һәм Әлмәттә.

Бүгенгәчә калада сулый торган һаваның чисталыгына ике стационар һәм машиналарга урнаштырылган күчмә станция күзәтчелек итте. Беренчесенең "игътибар" даирәсе әллә ни зур түгел. Ә күчмәләренең мөмкинлекләре чикле: проба алганнан соң нәтиҗәләр ике, кайвакыт аннан да күбрәк вакыттан соң гына ачыклана иде. Яңа станциянең исә функциональлеге зуррак. Әйтүләренчә, ул азот окисы, углерод оксиды, күкерт диоксиды, күкертле водород, углеводород дәрәҗәсен үлчи, шулай ук һава торышы параметрларын да билгели. Әлеге мәгълүматлардан Экология министрлыгыннан тыш, Россия кулланучылары күзәтчелеге һәм Россия табигать күзәтчелеге хезмәтләре дә файдалана.

Тәкъдир итү өчен Ленин мәйданына килгән лаборатория ул мәлдә һава торышында зарарлы матдәләрнең артуын күрсәтмәде.

- Мондый лаборатория "Татнефть"тә сыналды. Алар күптәннән аны үз предприятиеләре тирәсендәге атмосфера торышын тикшерү өчен файдалана, - дип искәртте Рамил Низамов.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: