Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр шимбә өмәсенә чыктылар (+фото), (+видео)

Әлмәттә 1 апрельдән экологик икеайлык башланды. 20 апрельдә шәһәрдә һәм районда беренче шимбә өмәсе уздырылды.

Моңа кадәр санитар җомгалар үткәрелүгә дә карамастан, өмәгә әлмәтлеләр бердәм чыкты. Өстәвенә кояшлы, җылы көн эшкә тагын да дәртләндереп торды. Кулына көрәк-себерке, тырма-чиләк тоткан, күңелләре күтәренке кешеләрне шәһәрнең төрле урыннарында күрү шатландырды - димәк, калабызны чистарту, гөлбакча итү теләге һәркемдә бар.

Эш участогы алдан ук бүленеп куелды һәм һәр предприятие, учреждение, уку йортлары үзләренә беркетелгән территориядә тырышып тәртип урнаштырды, җыйган чүпләрен машинага төяп җибәрә барды. Мисал өчен, урта-махсус һәм югары уку йортларында белем алучылар шәһәргә илтә торган юл кырыйларын, чишмә, инеш буйларын җыештырды. Кыш буена шактый чүп җыелган. Табигать кочагына чыккач калдыкларны махсус контейнерларга ташларга барыбыз да өйрәнеп бетә алмыйбыз икән әле. Ә инде юлдан барганда машинадан ыргыткан су шешәләре, төрле кәгазьләр турында әйткән дә юк. Студентлар бу көнне 52 машина чүп-чар җыеп түкте. Укучылар да өлкән дусларыннан калышмаска тырышты. Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе белән берлектә аларның җыйган "байлыгы" 56 машина булды.

Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының (ТОСМС) баш предприятиеләре, алар составына кергән башка оешмалар да шимбә өмәсеннән читтә калмады. Аеруча 1 (баш предприятиесе "Система-Сервис" УК, 2 ("ТМС Групп" УК), 3 ("Елховнефть"), 4 ("Татнефтегазпереработка"), 7 а (АПТС), 7 б ("Әлмәт-Водоканал"), 8 а (УПТЖ ППД), 9 а ("Татнефть-ХимСервис"), 9 б ("Әлмәтнефть"), 12 ("Радиоприбор" заводы), 12 а ("Татнефть-Энергосервис"), 13 ("ТатАИСнефть") 15 нче (АБУ ТНС) ТОСМСларның үз биләмәләрен җыештыруга җаваплы карауларын, шул исәптән бордюрларны, агачларны да буяуларын билгеләп үтәсе килә. 185 машина - 19 һәм 20 апрельдә алар тарафыннан әнә шуның кадәр чүп түгелде.

Гараж аллары иң чүпле урындыр, мөгаен. Гараж хуҗалары җыелышып, әлеге территорияне үзләре тәртипкә китерсә, әйбәт булыр иде дә бит. Чынлыкта шулай булырга тиеш тә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең бу эшкә бармак аша караулары исәпкә алынып, аларны чүп-чардан арындыру предприятиеләргә йөкләтелә. Быел биредән өмә вакытында "Нефтегаз", "Елховнефть", "ТН УРС", "АРСУ", "АЭС", АПТС хезмәткәрләре 38 машина чүп-чар җыеп түкте. Башкалар тарафыннан чистартылган гараж яннарын күреп, хуҗаларның моннан ары территорияләрен чүпләргә кулы күтәрелмәс дип ышанасы килә.

Экология департаменты биргән мәгълүматларга караганда, 1 апрельдән 20 сенә кадәр шәһәрдә чисталык булдыру эшендә 50 меңгә якын кеше, 500 дән артык предприятие һәм учреждение катнашкан һәм 906 берәмлек техника чүп җыелган. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсен аңлатып торасы юк, аны һәрберебез күрә. Бу - чиста ишегаллары, урамнар, юллар, яңартылган уен мәйданчыклары, яшел үлән каплаган газоннар һәм башкалар. Әлеге тәртипне сакларга иде безгә. Хәзергә моның белән мактана алмыйбыз шул. Экологик службаларның шәһәр һәм район урамнары, квартал эчләре буенча уздырган рейдлары моны тагын бер кат дәлилли. Мәсәлән, экологик икеайлыкның егерме көнендә шәһәрне төзекләндерү кагыйдәсен бозган өчен 150 административ беркетмә төзелгән, табигать закончалыгын бозу очраклары буенча 12 материал шәһәр прокуратурасына җибәрелгән.

Әйләнә-тирәбез матур, сулый торган һавабыз, чишмә-инешләребез чиста булса, үзебезгә дә күңелле һәм файдалы гына. Күпме кешеләр хезмәте белән урнаштырылган тәртип бозылмас һәм икенче өмә вакытында - 18 майда инде моның кадәр чүп-чар булмас, мөгаен.

Катя Кисилева, 24 нче мәктәпнең 8 а сыйныфы укучысы:

- Без ел саен йорт яннарын җыештыруда катнашабыз. Быел өченче тапкыр чыктык инде. Һәм һәрвакыт бертөрле күренеш - балкон асларында тау-тау тәмәке төпчекләре. Абыйлар, төпчекләрегезне урамга ыргытмагыз, зинһар өчен. Аларның башка балконнарга эләгеп, янгын чыгаруы ихтимал. Шулай ук конфет кәгазьләре, чүп-чар каплары, хәтта пилмән тутырылган тартмачыкларга кадәр ташлый апа-абыйларыбыз. Без җыябыз, алар чүпли. Болар - тугыз катлы йортлар, һәркайсында чүпүткәргеч бар, чүп түгәргә ерак барасы да юк. Мин беркайчан да теләсә кая чүп ташламаячакмын.

Надежда Нестерова, "12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ ишегалды җыештыручысы:

- Мин Ленин урамындагы 139 б йорты ишегалдын җыештырам. Сыра шешәләре, төпчекләр, капка тутырылган чүпләр ташлауларына аптырамыйм инде, күнектем, ә менә ипи ыргытканнарына күңел әрни. Ничек инде ипи кадәр ипидән шулай өстен булырга һәм аны аяк астына салып таптарга була. Йортларда яшәүчеләр үзләрен пөхтә, чисталыкта тотсыннар иде. Чиста кеше чүбен теләсә кая ташламый ул. Иртәнге якта барлык газоннарда, йорт яннарында шешәләр түгел, ә тирә-якка хуш исләрен таратып утыручы чәчәкләр күрү - минем иң зур теләгем һәм хыялым.

Әлфия Вәлирахманова, "Таттелеком" җәмгыятенең АЗУЭС хезмәткәре:

- Мондый өмәләр бик кирәк. Урамда чүпләр күп. Без бүген Гадел хөкем йорты тукталышы янын җыештырабыз. Янәшәдә генә чүп савыты урнаштырылган, тик кешеләр билетларын нишләптер җиргә ташлап калдыралар. Өмәдән соң бар җир сафланып кала. Чиста булгач, үзебезгә дә рәхәт. Мондый өмәләр еш уздырылсын.

Вадим Давыдов, шәһәрдә яшәүче:

- Мин элек тәмәке тарта идем. Ихтыяр көчемне туплап, ташладым. Тәмәке тартмауның отышлы яклары күп икән. Беренчедән, байтак кына акчам янга кала башлады, икенчедән, сәламәтлек, өченчедән, әйләнә-тирәгә зыян аз. Чынлап та, бөтен җирдә төпчек ята, алар шәһәрне бизәми. Чүп савытлары күбрәк куелса, бу проблемадан котылырга булыр иде. Минемчә, әлегә шәһәрдә урналар җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250