Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр экологларга ярдәм итә

Татарстанда экологларга ярдәм итүчеләргә 1 августтан 1000 сум премия бирү каралган - август аеның беренче ункөнлегендә алты фото моңа лаек дип табылган инде.

Арада Яр Чаллы, Алабуга, Буа белән беррәттән Әлмәт тә бар.

Премиягә лаек булу өчен табигать законнарын бозучыларны фотога төшереп, әлеге хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почтасына юлларга, яки министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша җиткерергә була. Заявка бирелгәннән соң карар кабул ителгәнче бер-ике ай узарга мөмкин. Әмма ул расланганнан соң бүләк 5 көн эчендә иясенә барып җитәчәк. Әгәр инде бер үк факт турында берничә кеше хәбәр итсә, премия беренче булып хәбәр итүчегә тапшырыла. Акциядә катнашу өчен берничә таләп бар: фотога төшергәндә тәртип бозу чагылыдырылырга, закон бозучы машинаның номеры ачык күренергә, дата һәм вакыт күрсәтелергә тиеш. Әгәр гаепле кеше машинасыз булса, аның исем-фамилиясен күрсәтү мәҗбүри.

Белгечләр бу алымны нәтиҗәле булыр дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса