Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр агач утыртты

2, 3 октябрьдә әлмәтлеләр агач утырту акциясе кысаларында 1204 агач утыртты.

Анда башкарма комитет, Экология департаменты, ЖКХ департаменты, идарәче компанияләр, ТОСлар һәм авыл җирлекләре советлары хезмәткәрләре актив катнашты. Шәһәр күле буенда агач утыртуда район башлыгы Айрат Хәйруллин да үз өлешен кертте. Биредә 267 үсенте утыртылды. Шәһәр күле тирәсен хәзер миләшләр дә бизәп торачак. Киләсе елда "Парклар, скверлар һәм сусаклагыч зоналар" программасы гамәлгә ашырылачагын исәпкә алсак, бу әле күркәм үзгәрешләр юлында беренче кечкенә адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса