Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт урамнары кышка җыештырылып аяк баса

Әлмәттә экологик ункөнлек тәмам.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков бүгенге киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, бу чорда барлыгы 2424 кеше шәһәр урамнарын җыештырырга чыккан. Күпчелекне уку йортлары тәшкил итә. Җыелган чүп 242 машиналык булган.

Әмма әле кайбер урыннарда җыелган яфракларның үз вакытында ташланмавы да күзәтелә. Мисал өчен, Мәрҗани урамының шарлавыклы буалар янындагы өске өлешендә капчыкларга тутырылган чүпләр бүген дә шул килеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса