Әлмәт сулыкларында коенырга ярыймы?
Кызу көннәрдә су коенасы килсә дә, әлмәтлеләргә мондый бәхет тәтемәячәк. Чөнки шәһәр күле сулыгында да, Кичүчат авылы янәшәсендәгесендә дә коенырга ярамый.
Анда су санитария-гигиена таләпләренә туры килми. Су янәшәсендә ял итеп кызынырга гына мөмкин булса да, суда йөзүчеләрне дә күрергә була. Әле коену сезоны ачылмаса да, Әлмәт районында ике фаҗига инде булды. Алары да исерек көе суга керү аркасында килеп чыккан хәлләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа