Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында янгынга каршы аерым режим кертелде

Татарстанда янгынга каршы аерым режим 23 мартта ук кертелгән иде инде. Әлмәттә дә шушы режим кысаларында 15 апрельдән башлап бер айга өстәмә куркынычсызлык чаралары игълан ителде.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга җитди штрафлар яный. Гражданнар өчен ул 2-4 мең, вазифаи затлар өчен - 15-30 мең, юридик затлар өчен - 400 дән алып 500 мең сумга кадәр.

Бигрәк тә май бәйрәмнәре чорында янгыннарның ешаюы күзәтелә. Чөнки ял көннәрендә табигать кочагына чыккан, я булмаса дача участокларын тәртипкә китерергә килгән кешеләр учак яга башлый. Андыйларга тагын бер кат шуны искәртәсе килә: янгын куркынычы аеруча зур булган язгы-җәйге чорда гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез иде. Объектларны янучан калдыклардан, чүп-чардан, бушаган савытлардан, коелган яфраклардан, кипкән үләннәрдән үзвакытында чистартырга кирәк. Учакны бу максат өчен махсус билгеләнгән, биналар һәм корылмаларга 50 метрдан да якын булмаган урында гына ягарга ярый. Торак йортлар янында учак ягарга туры килгәндә, участокта сулы мичкә яки башка сыешлык, утсүндергеч булу зарур. Урман зонасында яшәүче, шулай ук дачалары, бакчачылык фермалары булган кешеләр беренчел янгын сүндерү чараларын - көрәкләр, балта, сәнәк, ком һәм утсүндергечләрне һәм сулы сыешлык әзерләп куярга тиешләр. Янгын гидрантларына һәм сулыкларга таба бару юлын да төрле каршылыклардан арындыру зарур. Иң мөһиме - балаларны бервакытта да күзәтүсез калдырмаска, аларның ут белән шаяруларына юл куймаска кирәк. Ә коры үләнгә ут кабу очракларына тап булсагыз, бу турыда кичекмәстән 31-58-00, 31-58-01 телефоннарына хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса