Реклама
Россельхознадзор идарәсе сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әлмәт муниципаль районының Кузайкино авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшергәндә РФ җир законнарын бозу фактлары ачыкланган.
Атап әйткәндә, җир кишәрлеге җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычранган. Аның гомуми мәйданы 1939,248 квадрат метр тәшкил итә. РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җирләрне саклау, яхшырту, туфракны әйләнә-тирә мохитка зыян китерүче процесслардан саклау таләпләрен бозган өчен «Союз-Агро» ҖЧҖгә карата беркетмә төзелгән.
Әлмәт районы