Әлмәт таңнары

Әлмәт авыллары үзгәреш кичерә

Әлмәт муниципаль районында 13 майдан алып 31 енә кадәр санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге исеменә бәйге барды.

Башкарма комитетның авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге, ветеринария берләшмәсе, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләреннән, авыл җирлекләре башлыкларыннан торган комиссия шушы вакыт аралыгында районыбыз торак пунктларын карап йөрде. Рейдның беренче ике көнендә алар Миңлебай, Югары Мактама, Кичү, Мәмәт, Ерсубайкино, Борискино, Елховой, Дальняя Ивановка, Кләмәнтәй, Чуваш Сәрәне, Түбән Абдул авылларында булдылар. Шунысы куанычлы, авылларның күбесендә истәлекле даталарга - калабызның 60 һәм Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыкларына актив әзерлек барганы сизелә.

Әйтик, Миңлебай авыл җирлегендә якынлашып килүче юбилейлар турында матур итеп эшләнгән баннерлар искәртеп тора. Биредә төзекләндерү эшләре дә яхшы оештырылган. Чүп-чарны җыю һәм түгү өчен тракторлары, бульдозер бар. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимовның сөйләвенә караганда, бу техника күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә яхшы ярдәмче, аның белән якын-тирә авылларга да булышып була. Илдар Рәхимов инициативасы белән Миңлебай урамнарында зур йөк төяшле техника хәрәкәте тыелган - юл өслеге дә яхшы саклана, авыл кешеләренә тавыш белән тузан да юк, балалар өчен дә җаннары тыныч. Авылдан чыгу юлларында тиешле юл билгеләре һәм шлагбаум куелган.

Миңлебайда урамнарның чисталыгы, йортлар, каралты-кураларның төзеклеге күзгә ташлана. Авыл кешеләре үзләре кече архитектура формалары урнаштырганнар. Административ бина каршындагы чәчәк түтәле, төрле төстәге ташлардан ясалган Әлмәтнең 60 еллыгы һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы символикасы игътибарны бигрәк тә җәлеп итә. Сулык чистартылган, анда бару юлларына вак таш җәелгән, чишмәләре челтерәп агып ята - моңа хозурланмый мөмкин түгел!

Башка авыл җирлекләренең дә уңай якларын билгеләп үтми калу ярамас. Мәмәт авылының да чиста урамнары, төзекләндерелгән чишмәсе, Ерсубайкино белән Борискинода нарат аллеясы, яхшы итеп җиһазланган су пирслары, Елховойдагы зур габаритлы чүп-чарны вакытлыча саклау полигоны һәм төзелеп килүче Мәдәният йорты, Дальняя Ивановка һәм Кләмәнтәйдә вак таш җәелгән юллар, чәчәк түтәлләре, чүп өчен яңа контейнерлар күзләрне иркәләде.

Ләкин авылларда бар да ал да гөл дип булмый әле. Комиссия әгъзалары Кузайкинода шыксыз күренешкә тап булдылар: клуб тәрәзәләре такта белән кадакланган, янәшәдәге территорияне чүп үлән баскан, зират янында чүп өемнәре хасил булган. Түбән Абдулда исә биотермик чокыр ташландык хәлдә, каты көнкүреш калдыклары түгү полигоны да шыплап тулган, анда-санда корыган агач ботаклары аунап ята. Күрәсең, авыл кешеләре әлегә "кышкы йокыдан" уянып җитмәгәннәр. Ә бит экологик икеайлык ахырына якынлашып килә. Һәм район башкарма комитетының аны үткәрү турындагы карары бернинди искәрмәсез барлык авыл җирлекләренә дә бердәй кагыла. Шулай булгач, нигә аңа берәүләр җитди төстә, җаваплы карый, ә кемдер гомумрайон чараларына бармак аша карый?!

Әйләнә-тирә мохитны саклау һәм экологик культура елында районыбызның барлык торак пунктлары да төзек, каралган, чиста, яшеллеккә төренгән булулары белән аларда яшәүчеләрне шатландырып торыр дип ышанасы килә.

Галина РЯБОВА

Алсу Хәйбриева фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: