Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Карабаш сусаклагычында тотылган балыкны ашарга ярамый

Карабаш сусаклагычында кечкенә балыклар күпләп үлә башлаган.

Җирле халык чаң сугып, «Халык контроле»нә хәбәр иткәннән соң, балыкларның нилектән үлүе белән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе кызыксынган.

Лаборатор анализ ясаганнан соң агулану версиясеннән шунда ук баш тартканнар. Бу очракта зур балыклар да үләр иде, ди белгечләр. Суның химик составы да нормага якын. Ә менә микробиологик күрсәткечләр нормадан шактый ерак. Үлгән балыклар белән су анализларын Казанга җибәргәннәр.

Балыкларның үлеменә сәбәп берәр авыру булырга мөмкин. Тик әлегә берни билгеле түгел. Шунлыктан Карабаш сусаклагычында балык тотарга ярамый. Хәтта сәламәт балык та куркыныч булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса