Әлмәт таңнары

Ишегаллары чиста булырга тиеш

5 гыйнварда район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов шәһәр урамнарының һәм ишегалларының нинди тәртиптә булуын, кардан ничек чистартылуын карап йөрде һәм урында ук тиешле служба җитәкчеләренә күрсәтмәләрен бирде.

Сәяхәт идарәче компанияләрнең, торак милекчеләре ширкәтләренең эшчәнлеген төрле яклап күрсәтте. Кемнеңдер территориясенә тел-теш тидергесез, икенчеләренекендә байтак хезмәт куясы бар әле. Мәсәлән, 5, 2, 13 нче ЖЭУлар, "Комплект+сервис" хезмәт күрсәтүендәге ишегалларында кар күптән җыелмаган иде. Өстәвенә йортларда яшәүчеләр дә болай да чисталыгы белән аерылып тормаган ишегалларын "бизәүдә" үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Комиссия рейдка чыкканда сәгать уннар тирәсе иде. Димәк, чүп җыя торган машина китүгә дә күп вакыт узмаган. Шулай булуга да карамастан, кайбер урыннарда чүплекләр хасил булырга да өлгергән. Шевченко урамындагы 58 нче йорт каршындагы шундый чүплек игътибарны җәлеп итте. Гафиятуллин урамындагы 24 нче йорт янында да чүп җыела башлаган иде инде. Ишегалды җыештыручысы әйтүенә караганда, кешеләр хәзер көнкүреш калдыкларын үзләре яши торган подъезд төбендә генә калдыра башлаган. Монысы инде бернинди ди кысага да сыймый торган гамәл. Белоглазов урамындагы 109 һәм Гагарин урамындагы 24 нче йортлар янындагы территория биредә күптәннән кул тимәгәнлекне күрсәтте. Әйтерсең лә, монда шәһәр читендәге чүплек. Көнкүреш калдыгы да, эре габаритлы чүпләр дә таралып ята. Тукай урамындагы 36 нчы йортта урнашкан "Пятерочка+" кибете арты да чүп белән тулган. Ишегалларын карап йөргәндә тәрәзәдән, балконнан ыргытылган шешәләрнең күп булуы да күзгә ташланды.
Ишегалларында машиналарның күпләп калдырылуы һәм теләсә кая куелуы - шулай ук проблемаларның берсе. Алар техникага квартал эчләреннән кар җыярга комачаулый. Араларында хәтта еллар буе урыннарыннан кузгатылмаучылар да бар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков эчке эшләр идарәсенә җибәрелгән исемлектә "кышлаучы" 207 машина булуын әйтте. Юлный ике ягы буйлап һәм тротуарларда тезелеп киткән транспорт арасыннан ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарына үтү мөмкин түгел.
Сәяхәткә йомгак ясап, М.Х.Салихов шәһәрдә юлларны кардан чистарту буенча эш алып барылуын, әмма әле аның бар җирдә дә җитәрлек булмавын билгеләп үтте, комиссиянең рейд уңаеннан карар кабул итәчәген, җитешсезлекләрне бетерергә бер атна вакыт биреләчәген җиткерде. Шәһәрдә яшәүчеләргә исә шундый теләк: машиналар техникага ишегалдындагы карны чистартырга комачаулык итмәсен иде. Чүпне дә бары тик тиешле урынга гына ташларга киңәш ителә. Әгәр чүп машинасы килү вакыты сезнең өчен кулай түгел икән, графикны йортта яшәүчеләргә уңайлы итеп үзгәртергә була. Шунысын истән чыгармагыз: шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата иң катгый чаралар күреләчәк.
И.Апачаева.
Автор фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров