Инвалид Харис Латыйпов “Чәчәккә күмелгән балкон” номинациясендә җиңүче
"Чәчәктә утыручы ишегалды", "Чәчәккә күмелгән балкон", "Иң яхшы подъезд", "Иң яхшы ишегалды җыештыручысы" бәйгесенең быелгы җиңүчеләре мәгълүм. Аларны 20 март көнне торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан тантанада тәбрикләячәкләр.
"Иң яхшы подъезд" номинациясендә 1 урынга МУП ЖКХ "Инженерлык челтәре" (Рус Акташы) лаек дип табылды. 2 урынны 10 нчы ЖЭУга бирделәр. "Чәчәккә күмелгән балкон" номинациясендә Харис Латыйпов җиңеп чыкты. Харис әфәнде хәләл җефете белән фатирын һәм балконын гына түгел, йорт каршындагы мәйданны да чәчәккә күмгән иде. Әлеге номинациядә икенче урын 10 нчы, өченче урын "Альянс+" идарәсенә бирелде. "Чәчәктә утыручы ишегалды" номинациясендә беренчелек ЖЭУ-7 дә. "Альянс+" бу бәйгедә 2 нче, ТСЖ "Яшьлек" 3 нче урынга лаек булды. "Иң яхшы ишегалды җыештыручысы" да ЖЭУ-7 дә эшли булып чыкты. Призлы урыннарны исә ЖЭУ - 12 һәм ЖЭУ - 10 бүлешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа