Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Эшләре югары бәяләнде

Балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибар арта бара. Бигрәк тә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә бу юнәлештә шактый эшләнелә.

Мәсәлән, шәһәребезнең 36 нчы балалар бакчасы "Эко-Мәктәп/Яшел флаг" Халыкара программасы буенча уңышлы гына эшләп килә. Әлеге уңайдан узган атнада "Тылсымлы сарай" Санкт-Петербургтан, Казан, Яшел Үзән, Түбән Камадан, Югары Ослан, Яр Чаллы, Актаныш һәм Әлмәттән мәртәбәле кунаклар кабул итте. Әлеге "Чиста шәһәр, күркәм ишегалды" дип исемләнгән төбәкара семинар 36 нчы балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашуыннан башланып китте. Бирегә килүчеләр югары квалификацион категорияле тәрбияче Р.Ш.Самой- лова, 1 нче квалификацион категорияле тәрбияче Т.Г.Кузнецова тарафыннан "Чүп" һәм "Су" темаларына үткәрелгән шөгыльләрдә булып, аларга югары бәя бирделәр.
Семинарда катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы җирлеге исеменнән мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе урынбасары З.Н.Шәрәфетдинова сәламләде. Килгән кунакларны балалар бакчасы белән аның мөдире - ТР атказанган укытучысы Т.Т.Гудакова таныштырды. Югары квалификацион категорияле өлкән тәрбияче Р.С.Габдурахманова балалар бакчасында гамәлгә ашырылган "Чүп" проекты белән таныштыруны Россиянең иң матур, төзек, чиста шәһәрләреннән булган Әлмәтебез урамнары буйлап сәяхәттән башлады. Әйе, калабыз кунакларына горурлык белән күрсәтердәй җирләребез шактый. " Тылсымлы сарай" әнә шундыйларның берсе. Биредә төзелгән экологик Совет белән берлектә барлык хезмәткәрләр, ата-ана- лар, балалар экологик хәлне яхшырту юнәлешендә бердәм эшчәнлек алып баралар. Балалар бакчасына керүчеләрнең һәммәсе ишегалдында һәм төркемнәрдә үскән аллы-гөлле чәчәкләргә хәйран кала. Яшь агач үсентеләре күз карашын иркәли, тирә-юньдә һәрвакыт чисталык, тәртип. Су һәм электр энергиясен саклап тоту буенча җитди чаралар күрелгән, "Экосервис" предприятиесе белән корылган килешү нигезендә чүп-чарны чыгарып түгү, макулатура җыеп тапшыру оешкан төстә башкарыла. Моннан тыш балалар, ата-аналар белән даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. Чүп-чар эшкәртү станциясенә сәяхәт үзе генә дә ни тора! Күпләр яраксыз дип ташлаган чүп-чардан ясалган әйберләрдән күргәзмәләр оештыру балалар бакчасында матур гадәткә кертелгән. Гомумән, биредә экологик юнәлештә башкарылган эшчәнлек күпләргә үрнәк булып торырлык. Бу хакта "Эко-Мәк- тәп/Яшел флаг" программасының Россия буенча координаторы О.Г.Мадисон, шулай ук аның мәгълүмат-методик үзәге җитәкчесе С.Н.Марчук та искәртте. Алар "Тылсымлы сарай"ның бу дөньякүләм танылган программага 1 ел элек кенә керүенә карамастан, инде зур дәрәҗә - Яшел флагка ия булуын белдерде һәм Европада абруйлы саналган бу экологик символны 36 нчы балалар бакчасы мөдире Т.Т. Гудаковага тапшырды. Тантаналы шартларда Яшел флаг белән тагын берничә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бүләк- ләнде.
Санкт-Петербург кунагы О.Г.Мадисон программа эчтәлегенә, андагы эш этапларына, таләпләргә тукталды. Әлмәтнең берничә, шулай ук республи- кабызның төрле почмакларыннан килгән балалар бакчалары мөдирләре, өлкән тәрбиячеләре үзләрендә алып барылган экологик юнәлештәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Әлмәт президиумы рәисе И.Ф.Бакиров чыгышларның төрле эчтәлектә, әмма әһәмияте ягыннан бер булуы турында әйтте. Ул шулай ук балалар аша өлкәннәрне тәрбияләүнең мөһим икәнен ассызыклады. Чарада катнашкан экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгече Ә.Н.Йосыпов мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләре һәм җәмгыятьтә экологик тәрбиянең балалар бакчаларыннан башлануы турында искәртте.
Семинарга килүчеләр шулай ук тренингта катнашты һәм биредә оешты- рылган күргәзмәләрне кызыксынып тамаша кылды. Чарадан һәммә кеше дә бай тәэсир алды.
Э.Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X