Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Елховойлылар чисталык кайгырта

Рафил Дәрҗеманов Елховой авылында контейнерларга җыелган көнкүреш калдыкларының вакытында бушатылмавына зарланып безгә хат юллаган иде.

Мәйданчыкларда өелеп яткан чүпнең күплеген дәлилләүче фотоларын да салган хат авторы.
Бу фактның дөреслеген авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова раслады:
- Авылыбызда халыктан көнкүреш калдыкларын Әлмәт кулланучылар җәмгыятенең әзерләүләр конторасы җыя. Октябрьнең берләрендә контейнерларны бушатып киткәннән соң, бер ай буена килә алмады алар. Җитәкчеләре ике машина да ватылды дип аңлатты. Ниһаять, 5 ноябрьдә килеп төяп алып киттеләр. Башкарма комитетта эшләүче кызларым белән чыгып, тирә-якта аунап ятарга мәҗбүр булганнарын да җыештырып җибәрдек, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса