Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чисталык – график нигезендә

Бер караганда, кышын чүп турында сөйләү урынсыз да кебек. Әмма, һәрҗирдәгечә, нефть башкаласында да тормыш ел фасылына карап кына тынып тормый, димәк, көнкүреш-яшәеш калдыклары булу гадәти хәл. Ләкин аларны җыю өчен махсус урыннар һәрвакытта да бармы соң?

Күпләр күреп тә, ишетеп тә белә торгандыр, шәһәребезгә керү-чыгу юлларында чүп контейнерлары өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылган. Шәһәр эчендә исә көнкүреш калдыкларын җыюның контейнерсыз алымы гамәлгә куелган, ягъни «чисталык - график нигезендә» дигән алым яшәп килә. «Экосервис» ҖЧҖ җитәкчесе Олег Слесарев сүзләре буенча, шәһәрдән читтәге бункер мәйданчыкларына көн саен 3-4 тапкыр махсус транспорт барып торса, шәһәрдә яшәүче әлмәтлеләргә, кагыйдә буларак, көнгә ике рейс белән «канәгатьләнергә» туры килә. Чүп ташучы машиналар ишегалларына әлмәтлеләр өчен бик үк уңайлы вакытларда килми дисәк, һич кенә дә ялгыш булмастыр. Иртән чүп түгәргә күпләр эштә була, яки эшкә соңга калудан курка. Кичен исә хезмәт ияләре бу вакытта эштән генә кайтып килә яки әле эш урынында була. Бу проблема әледән-әле кузгатылып торса да, аның зурдан кубып күтәрелгәне юк. Бу бәлки машиналары булган кешеләрнең чүп салынган пакетларын шәһәр читендәге контейнерларга ташлап китүне өстенрәк күрүләре белән бәйледер? Тик болай эшләргә һәркемнең дә мөмкинлеге юк бит. Шунлыктан якты көн дәвамында ишегалларында пакетлар, капчыклар, тартмалар һәм дә килеп иске җиһазлардан торган чүп өемнәре «калкып» чыга һәм күзгә күренеп диярлек үсә. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Интернет-порталының «Халык контроле» бүлегендә вакыт-вакыт гражданнарның бу уңайдан шикаять-зарлары күренү бер дә гаҗәп түгел.
«Калдыкларны контейнерсыз җыю алымы безгә «уңайлы» булсын өчен кулланыла кебек, - дип яза сайттан файдаланучы Денис К. - Бу шуның кадәр уңайсыз, читен һәм намуска тия, түбәнсетә торган хәл. Нормаль кешеләр чүпләрен пакетларда килеш калдырып китәләр - билгеле бер расписание буенча машинага чыгарырга беркемнең дә вакыты юк. Без бит 21 нче гасырда яшибез! Бәйрәмнәрдә исә чүп өемнәре ун тапкыр күбрәк була!» Шунысын искәртеп узарга кирәк, сайтта Денисның шикаятен тулы булмаган өч атна эчендә 30 дан артык кеше хупларга өлгерде. Димәк, алар да ишегалларындагы шыксыз чүп өемнәренең һәм «вакытлы-вакытсыз» чүп ташлаган өчен штраф янавы турындагы «аңлаешсыз» язуларның нәрсә икәнлеген беләләр.
«Лермонтов урамында (ишегалларында) чүп өчен мәйданчыкның булганы да юк! - дип Дениска кушыла икенче бер файдаланучы Оксана Ч. - Мескен кешеләр иртәнге 7дә һәм кичке 17 сәгатьтә чүп түгү өчен чират торалар. Эшләүчеләр исә, өлгермәгәнлектән, чүп пакетларын шәхси йортлар коймасы янына җиргә ыргытып китәргә мәҗбүр».

Бу һәм башка шундыйрак моң-зарга оператив төстә тулы җавап та килеп иреште. «20 елдан артык элек шәһәребезнең һәр ишегалдында чүп җыю өчен контейнерлар тора иде. Алар үзвакытында чистартылып торса да, контейнер яннары чүп белән тулды, көнкүреш калдыклары бөтен территориягә таралды, подъездларда күселәр, фатирларда тараканнар барлыкка килде. Килеп туган хәл шәһәрдә яшәүчеләрдә дә, килгән кунакларда да күңелсез тәэсир калдырды, шулай ук Әлмәтебезнең эстетик йөзен дә бозды», - дип яза анда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты дигән ник астында теркәлгән берәү. - Каты көнкүреш калдыкларын тарасыз түгү алымына күчү турында карар кабул ителү белән бу проблемалар юкка чыкты. Шәһәр сизелерлек чистарды, һәм монда әлмәтлеләрнең өлеше зур. «Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ «Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» МБУ белән берлектә шәһәрдәге санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр, ә хезмәт күрсәтүче оешмалар шәһәрдә чисталыкны саклау өчен бар тырышлыкларын куялар. Әмма әлмәтлеләр ярдәменнән башка моңа ирешү кыен. Каты көнкүреш калдыкларын түгү өчен машиналар килү графигын Сез үзегез үзгәртә аласыз, моның өчен Сезнең йортка хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниягә тиешле гариза язарга кирәк…»
Сайтта әлеге җавап басылганнан соң ун көннән артык вакыт узды. Тик хәлне үзгәртү өчен әллә әлмәтлеләрнең берсендә дә гариза язу теләге тумады, әллә башка сәбәп яшәп киләме, чүп ташу машиналарының ишегалларына йөрү графигы бер генә дә үзгәрмәде. Элеккечә үк берсе өстенә икенчесе ташланган пакетлар өемнәрен һәм ишегалды буйлап җил куып йөрткән вак чүпләрне күзәтергә була. Бүген исә бу «картинаны» Яңа елдан соң ыргытылган корыган чыршылар һәм бәйрәмнәрдән соңгы ризык калдыклары белән туенып калырга теләгән күгәрченнәр «тулыландыра». Яшәү дәвам итә…
Н. КЛЮЕВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250