Әлмәт таңнары

Чисталык өчен үзебез җаваплы

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә экологик икеайлык кысаларында һәр урында эш гөрли. Шәһәр һәм район күзгә күренеп ямьләнде, әйләнә-тирәбез матурланды, чистарды. "Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты" муниципаль учреждениесе директоры А.Маликов билгеләвенчә, Әлмәт иң төзек шәһәр исемен саклап калырга тиеш.

- Тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста дигән әйтем үзенең актуальлеген беркайчан да югалтмый, әлбәттә. Әмма яз килү белән һәрвакыттагыча урамнарда, ишегалларында, ял итү урыннарында чүплекләр хасил була. Кар белән кыш дәвамында капланып торган чүп-чарлар җиребезне чуарлап ала. Территорияләрне тәртипкә китерү максаты белән экологик икеайлык игълан ителә дә инде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының 2012 елның 23 мартындагы 901 нче карары нигезендә 1 апрельдән аңа старт бирелде. Билгеле булганча, 21 апрельдә беренче гомумшәһәр һәм гомумрайон шимбә өмәсе уздырылды. Нәтиҗәдә, җирлегебез бөтенләй башка төс алды, биләмәләр ялт итеп тора, бордюрлар һәм агачлар агартылды, яшел үсентеләр утыртылды.

- Икеайлыкның яртысы үтеп китте дияргә дә була. Бу дәвердә төбәгебездә нинди эшләр башкарылды һәм баш эколог буларак сез алардан канәгатьме?

- Беренче көннәрдән үк предприятиеләр, учреждениеләр, уку йортлары үзләренә беркетелгән биләмәләрдә тәртип урнаштыруга актив кереште һәм барысы да диярлек 100 % катнашты. Әмма бүген үк һәр почмакта да пөхтәлек хакимлек итә дип әйтеп булмый әле. Расланган план нигезендә шәһәрдә һәм районда әлеге чорда бик күп чаралар оештырылды. Иң элек студентларның хезмәтен бәяләп үтәсе килә. Алар шәһәргә керә торган юлларны, чишмәләрне чистартты һәм уку йортларына беркетелгән зоналарда бик яхшы эшләде. Әлмәт дәүләт нефть институты, һөнәри көллият, Әлмәт политехника техникумы, ТИСБИ, медицина училищесы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалларын аеруча ассызыклап узам. 1 апрельдән алып 21 енә кадәр барлыгы 3975 студент тирә-ягыбызны чистаруга үз өлешен кертте. Алар тарафыннан 51 берәмлек техника чүп-чар җыеп түгелде.

Ишегалларындагы ямьсез хәл-торыш та үткәндә калды. Хәзер алар безне елмаеп каршылый дисәк тә була. Идарәче компанияләр хезмәт күрсәтүче территорияләрдән 65 берәмлек техника чүп-чар чыгарылды. Барлыгы 922 кеше кулына себерке, тырма алды. Бигрәк тә 7 нче ЖЭУ (җитәкчесе Н.Артемьева), "Надежда" ҖЧҖ (Л.Бәдретдинова), "АСЦЖ" ҖЧҖ (Д.Солтангалиев) җыештыру чараларына җаваплы карады. Башкалар да алар үрнәгендә хезмәт куйсын иде.

Предприятиеләргә гараж кооперативларыннан чүп түгү өчен 28 берәмлек техника бүлеп бирелгән иде, бу дәвердә 35 машина чүп чыгарылды. Гаражларны чистартуда "Әлмәт җылылык челтәрләре" (В.Юрченко), "Әлмәт электр челтәрләре" (Г.Латыйпов) җәмгыятьләре, "АРСУ" ҖЧҖ (П.Буралов), "Татспецтранспорт" идарәче компаниясе (И.Мөхәммәтшин), "Татнефть-УРС" (Д.Төхфәтуллин) аеруча актив катнаштылар. Барлыгы 510 кеше бердәм булып эшкә чыкты. Бүгенге көнгә 47 гараж кооперативының нибары 12 сендә генә тәртип урнашты. Әле тагын 35 ен чистартасы бар.

- Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары үзләренә беркетелгән биләмәләрне төзекләндерүгә һәм тәртиптә тотуга һәрчак зур игътибар бирә. Икеайлыкта аларның хезмәтләренә нинди бәя бирер идегез?

- ТОСМСларның барысын да уңай яктан билгеләмәс идем. Бик яхшы эшләүчеләр һәм бу мәсьәләдә салкын карашлылары да бар. Атап әйткәндә, 1 нче ТОСМС (баш предприятиесе УК "Система-Сервис", җитәкчесе М.Җәләтов), 3 нче ТОСМС ("Елховнефть" идарәсе, Р.Хәлимов), 4 нче ТОСМС ("Татнефтегазпереработка", Ф.Зәкиев), 6 нчы ТОСМС ("Ямашнефть" идарәсе, В.Смыков), 7 б ТОСМС ("Әлмәт-Водоканал", Р.Хафизов), 9 а ТОСМС ("Татнефть-ХимСервис", М.Хаҗиев), 9 б ТОСМС ("Әлмәтнефть" идарәсе, М.Таҗиев), 10 нчы ТОСМС ("СМП-Нефтегаз", Р.Гайниев), 12 нче ТОСМС ("Радиоприбор" заводы, А.Михайлов), 12 а ТОСМС ("ТН-Энергосервис", Р.Әфләтунов), 13 нче ТОСМС ("ТатАИСнефть" Д.Сафин), 18 нче ТОСМС ("ТН-АльметьевскРемСервис", И.Новиков) беркетелгән территорияләрдә актив эшчәнлек җәелдерде. Башкаларда әле бордюрларны, агачларны агартасы, шулай ук яшел үсентеләр утыртасы бар. Икеайлык тәмамланганчы, әлеге эшләр ахырына җиткерелер дип ышанасы килә.

Экологик икеайлык башланганнан алып ТОСМС биләмәләрен чистартуда барлыгы 6752 кеше катнашты. Алар тарафыннан 360 берәмлек техника чүп түгелде. Гомумән алганда, шәһәрдә 1 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр 47 мең кеше уртак эшкә бердәм булып чыкты. Нәтиҗәдә, 866 берәмлек техника чүп җыелды. Моннан тыш биналар, сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү объектлары, офисларның фасадларын, тәрәзәләрен юу, тәртипкә китерү эшләре дә алып барыла. Ләкин бу агымга әле барысы да кушылырга ашыкмый. Шулай ук объектлар тирәсендә чәчәкләр утырту да акрын темплар белән бара. Вакыт бара, җаваплылар активлык күрсәтсен иде.

- Альберт Әүхәтович, никадәр генә күп сөйләнсә дә, кисәтүләр ясалса да, әле һаман да тиеш булмаган урыннарга чүп ташлаучылар, чисталыкны бозучылар, экологиягә зыян китерүчеләр еш очрый. Алар белән көрәш ни рәвешле алып барыла?

- Безнең служба даими рәвештә урамнар, кварталара территорияләр һәм район буенча рейдлар уздырып тора. Әйе, кагыйдәләрне бозучылар белән күп очрашырга туры килә. Алар белән сөйләшүләр алып барабыз, гаеплеләрне ачыклап, җаваплылыкка тарттырабыз. Мәсәлән, 1-21 апрельдә төзекләндерү кагыйдәләрен һәм табигатьне саклау законын бозган өчен 100 дән артык административ беркетмә төзелде.

20 апрельдән шәһәр һәм район территориясендә чүп-чар һәм кипкән үләнне яндыру очракларын ачыклау буенча да рейдлар оештырыла башлады. Комиссия составына экология департаменты, полиция бүлеге һәм дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кертелде. Бүгенге көнгә бакчаларда һәм йорт яны территорияләрендә чүп яндырган өчен 8 административ беркетмә төзелде, өлкән яшьтәгеләргә телдән 15 кисәтү ясалды.

Туган төбәгебезнең чисталыгы һәркемгә һәм гамәлләребезгә бәйле. Әлмәтлеләр шуны ишетсен иде. Яшәгән шәһәребез, районыбыз территориясе ялт итеп торса, үзебездә дә, читтән килгән кунакларда да бары тик якты уй-хисләр генә уяначак. Аннан соң тирә-як мохитның кеше сәламәтлегенә йогынты ясавын һәрберебез белә. Шуңа да әйләнә-тирәбезгә калдыклар ташламыйк, чүпләрне яндырмыйк һәм җиребезне яшеллеккә күмик!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: