Чаллыда суны ультрашәмәхә нурлар белән чистарта башлыйлар
«Челныводоканал» ААҖ Чаллыда суны сыек хлор белән чистартудан арыну өчен ультрашәмәхә йогышсызландыру станциясен эшләтеп җибәрергә җыена.
120 миллион сумга барып төшкән станцияне ике ел дәвамында төзегәннәр. Ул предприятиенең үз акчасына төзелгән. Яңа җиһаз тәүлегенә 280 мең кубометрга кадәр чистартылган шакшы суларны йогышсызландыру мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа