Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бәйрәмгә яңа парк һәм...

Билгеле булганча, киләсе елда калабызның 60 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Әлеге бәйрәмгә әзерлек инде тулы көченә бара. Әлмәтлеләргә бүләк рәвешендә яңа төзелешләр дә планлаштырыла бу уңайдан.

Безне иң шатландырганы - җитәкчеләребезнең әйләнә-тирәбезне яшелләндерү, экологик савыктыруга йөз тотуыдыр, мөгаен. Бүген калабызда 29 парк һәм сквер исәпләнә. Аларның гомуми мәйданы 86,12 гектар тәшкил итә. Болардан тыш, Әлмәттә предприятиеләргә документлаштырып беркетелмәгән, гомуми мәйданы 8,64 гектар җир биләүче тагы 14 сквер бар. Парклар һәм скверлар кешеләрнең иң яраткан урыннары. Шуңа күрә дә алдагы юбилеебызга бу җәһәттән яңа проектлар тәкъдим ителде һәм эшчәнлек башланды. «2012-2015 елларга Әлмәт шәһәре территориясендә парклар һәм скверларны төзекләндерү» исемендәге махсус программа да кабул ителде. Аның кысаларында биш урманлы парк төзү күздә тотыла. Юбилейга атап, махсус «Әлмәт каласының 60 еллыгы паркы» сафка басачак. Ул халык телендә «Агробистә» һәм «Д» зонасы дип аталып йөртелүче микрорайоннар арасында урын алачак. Паркның мәйданы 33 гектар җир биләячәк. Аңардан тыш 90 гектар мәйданны «Көнбатыш», 56 гектар җир биләмәләрен куенына алган «Көньяк-Көнчыгыш», 8,56 гектар мәйданны тәшкил итәчәк «Күл буе» парклары да 2015 елга кадәр сафка басып калабызны бизәячәк. Шулай ук Бигәш урамының 131 нче йортыннан алып Зарипов урамына кадәр 1,42 гектар озынлыкта урманлы парк зонасы сузылачак. Яңа паркларның гомуми мәйданы 189 гектар тәшкил итәчәк.

Нефтьчеләр башкаласы территориясендә гомуми мәйданы 20 гектарны тәшкил итәчәк 36 яңа сквер да Әлмәтне яшелләндерүдә, тагы да ямьләндерүдә үз рольләрен уйнаячак. Аларда төрле төрдәге агачлар, куаклар утыртылачак, скверлар чәчәк композицияләре белән бизәләчәк, бер ишләре спорт мәйданчыклары, юллар белән дә тәэмин ителәчәк.

Әлмәт муниципаль районының экология һәм табигатьтән файдалану департаменты әлмәтлеләргә калабызның 60 еллыгы хөрмәтенә салыначак парк уңаеннан тәкъдимнәр дә көтеп кала. Димәк, һәркем үз фантазиясен эшкә җигеп, яңа паркның нинди булырга тиешлегенә үзеннән өлеш кертә ала. Телефон: 33-46-13 (14).

Г.КӘРИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250