Быел шарлавыклы буаларның дәвамы да төзекләндереләчәк
Быел шарлавыклы буаларның Белоглазов урамындагы өлеше төзекләндереләчәк.
Республика бюджетыннан моның өчен 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Биредә 69 эскәмия, 50 урна, эчәргә яраклы ике фонтан урнаштырылачак, агачлар декоратив утлар белән бизәләчәк. Шулай ук җәяүлеләр өчен юллар, газон яңарту, балалар өчен корылмалар, музыкаль җиһазлар (60 объект) кую каралган. Яктырткычлар, видеокүзәтү камералары урнаштыру да каралган. Эшләр быелның 15 декабренә төгәлләнергә тиеш. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында мәгълүмат урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа