Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Шәһәрне чүп-чардан арындыру эшендә биш меңгә якын әлмәтле катнашкан

Бу көннәрдә экологик икеайлык кысаларында шәһәр һәм районны кыш дәвамында кар белән капланып торган чүп-чардан арындыру эше бара.

1 апрельдән алып 12 сенә кадәр әлеге уртак эштә биш меңгә якын кеше катнашкан.

Тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында: шәһәр күзгә күренеп чистара. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты китергән мәгълүматларга караганда, апрельнең 12 көне эчендә предприятие-оешмалар, җирле үзидарә Советлары, торак-эксплуатация участоклары хезмәткәрләре, студентлар һәм укучылар тарафыннан 126 машина чүп-чар җыеп түгелгән. Әлбәттә, алда әле тагын да күләмлерәк эшләр көтә - кече архитектура формаларын рәтләргә һәм буярга, фасадларны тәртипкә китерергә, гараж алларын, юл кырыйларын һәм башкаларны чистартырга кирәк булачак. Шимбә көнне булачак өмәдән соң Әлмәт яңарып калырга, бәйрәмнәрне чисталыкта каршыларга тиеш - муниципалитет җитәкчелегенең таләбе әнә шундый.

Шунысын да билгеләп үтәсе килә, шәһәр юллар идарәсе хезмәткәрләре дә "калабыз урамнарында эшләүчеләр бар әле" дип сүлпәнләнергә уйламый. Алар юллардагы чокырлы урыннарга ремонт ясау, чистарту-төзекләндерү белән беррәттән төрле җирдә ясалган фигураларны яңарту белән дә шөгыльләнә. Җомга көнне идарә хезмәткәрләренең берничәсе Үзәк мәчет янында гына ясалган казлар янында мәш килде. Биредә вак ташлар җәелде, казларның буяулары яңартылды.

Кайберәүләр инде бакча эшләрен дә башлап җибәрде. Алар игътибарына дүшәмбедән районда һәм шәһәрдә янгынга каршы махсус режим игълан ителүен, теләсә ничек чүп яндырулар рөхсәт ителмәвен һәм мондый очракларны ачыклау буенча рейдлар оештырылачагын җиткерәбез.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250