Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бездән үрнәк алалар

25 ноябрь көнне шәһәребездә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы иҗтимагый советның беренче күчмә утырышы булып узды.

Аның эшчәнлегендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары А.Калайда, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай шәһәрләреннән килгән белгечләр катнашты. Әлеге чараның Әлмәттә үтүе юкка гына түгел. Тирә-як мохитны саклау буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм җирлегебездәге оешмаларның тәҗрибәсе башка төбәкләр, нефть табучы предприятиеләр өчен үрнәк булып тора. Моны А.Калайда да билгеләде: "Нефть төбәгенең йөрәге саналган Әлмәттә нефть тә чыгара беләләр, табигатьне саклауга да зур игътибар бирәләр. "Татнефть" ААҖ тарафыннан биредә, шулай ук башка төбәкләрдә дә бу юнәлештә зур эш башкарыла. Компаниянең экологияне саклауга керткән финанс ярдәме бәяләп бетергесез. Әлмәттә яшь буынга экологик тәрбия бирү дә тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Ел саен республика күләмендә оештырылучы "Эколидер" бәйгесендә катнашучыларның яртысыннан күбесен дә әлмәтлеләр алып тора. Республикабыз шәһәрләре Әлмәт тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләрендә куллансыннар иде".
Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.Богданчиков үз чыгышында районыбызда әйләнә-тирә мохитны саклау юнәлешендә оешты- рылган эшчәнлек турында тулы мәгълүмат җиткерде. Әлмәттә табигатьне саклау өлкәсендәге гамәлләр федераль, республика, җирле программалар нигезендә тормышка ашырыла. 4 ел эчендә максатчан экология программасы үтәлешенә бездә 4 миллиард сум күләмендә акча сарыф ителгән. Әлбәттә, нефтьчеләрнең ярдәмен билгеләп үтми мөмкин түгел. Агымдагы елда шәһәрне әйләнеп узу юлын төзү, Шевченко урамын, шарлавыклы буаларның V өлешен төзекләндерү "Татнефть" ААҖ көче белән башкарылды.
Су ресурсларын, атмосфера һавасын саклау, каты көнкүреш һәм биологик калдыкларны утильләштерү, халыкны чиста су белән тәэмин итү - һәммәсе дә муниципаль район җитәкчелеге һәм нефтьчеләр белән берлектә хәл ителә. Мәгълүм булганча, шәһәребездә һәм авыл җирлекләрендә боҗралы чүп җыю да нәтиҗәле оештырылган, әйләнә-тирә мохитыбыз чисталыгын контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче күчмә экология лабораториясе дә эшли. Николай Алексеевич булган проблемаларга тукталып, чистарту корылмаларына реконструкция таләп ителүен ассызыклады. Бүген аларга 40 ел. Хәзерге вакытта Рус Акташындагы чистарту корылмаларында ремонт эшләре алып барыла, киләчәктә шәһәрдә урнашканнарын да яңарту планлаштырыла.
Утырышта тирә-як мохит торышы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Р.Низамов, коррозия белән көрәш юнәлешендәге эшчәнлек хакында "Татнефть" ААҖнең коррозия белән көрәш һәм табигатьне саклау буенча технологик бүлек начальнигы Р.Гәрәев, белем йортларында һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга экологик белем, тәрбия бирү буенча оештырылган эшчәнлек турында "Экологическая правда" газетасының баш мөхәррире И.Бакиров чыгыш ясады. 16 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы К.Авзаловның Әлмәт территориясендә урнашкан тупыл агачы яфрагын һәм карны тикшерү аша шәһәребездәге һава чисталыгын билгеләү нәтиҗәләре күпләрдә кызыксыну уятты. Әлеге эшчәнлеген ул алга таба да дәвам итәчәк. Шулай ук утырышта уку йортлары арасында уздырылган "Эколидер" бәйгесе җиңүчеләре дә билгеләнде. Беренче урынга Кичүчат мәктәбе лаек булды. Икенче урынны Яңа Нәдер мәктәбе һәм 9 нчы мәктәп бүлеште. Яңа Кәшер мәктәбе призлы өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иҗтимагый совет утырышыннан соң чарада катнашучылар шәһәребезнең һәм "Татнефть" ААҖнең әйләнә-тирә мохитны саклаучы объектлары белән таныштылар.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса