Әлмәт таңнары

Артем Сидоров: “Әлмәт – тәҗрибә мәйданы”

7 июньдә муниципаль районда санитар-экологик торышны яхшырту буенча Новоникольск авылында семинар-киңәшмә булып узды.

Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министры А.Сидоров, ТР Министрлар Кабинетының экология һәм табигатьтән файдалану бүлеге начальнигы М.Фәсхетдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.Богданчиков, авыл җирлекләре башлыклары, "Татнефть" ААҖ вәкилләре, оешма-предприятие, идарә җитәкчеләре катнашты.

Новоникольск - табигатьнең, мөгаен, иң матур җиренә урнашкан авылдыр. Тирә-якта шаулап үскән урман, җәйрәп ятучы киң болын-кырлар, йөгерек елга, сулыклар, челтерәп аккан чишмәләр... Бирегә килү белән үзеңне табигать баласы итеп тоясың. Әлеге гүзәллекне сакларга, тирә-якны кадерләп тотарга, киләчәк буыннарга да җиткерергә кирәклекне Новоникольск авылы халкы яхшы аңлый һәм җитәкчелек белән бергә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара, чисталык булдыруга җаваплы карый, яшь буынны да шушы рухта тәрбияли. Узган ел экологияне яхшырту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча авыл җирлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә Новоникольск лаеклы икенче урынны яулаган иде. Быел да авыл семинарга җыелучылар тарафыннан югары бәяләнде.

Ел дәвамында торак пунктта нефтьчеләр, фермер хуҗалыклары, оешма-предприятиеләр ярдәме белән күләмле эшләр башкарылган. Семинар барышында кунаклар алар белән якыннан танышты. Сулыклар янында булырга тиешле янгын машиналарына су тутыру өчен махсус урын, икенче төрле әйткәндә, янгын пирсы агымдагы елда "Әлмәтнефть" идарәсе тарафыннан Новоникольскта да төзелгән. Субботин крестьян-фермер хуҗалыгы биотермик чокыр ясаган. "СМП-Нефтегаз" юлларга вак таш җәю белән шөгыльләнгән булса, "Әлмәтнефть", "Җәлилнефть", ГУАД, "Светсервис", "Әлмәт электр челтәрләре", АИСК сквер булдырган. Яшелләндерүгә биләмәдә аеруча зур игътибар бирелгән: Новоникольскта 200, Салкын Аланда 300 агач утыртылган. Янгын депосына илтә торган юлга да вак таш салынган, аны "Татнефтедор" АУАД үз өстенә алган. Болардан тыш, Салкын Аланда башкарылган эшләр дә саллы: биредә юллар төзекләндерелгән, пирс яңарыш кичергән, "СМП-Нефтегаз", "Җәлилнефть", "Әлмәтнефть", "Бораулау" җәмгыяте, Әлмәт электр челтәрләре булышлыгы белән буа чистартылган. Шулай итеп, авыл җирлегендә матур һәм яхшы шартларда яшәү өчен дә уңайлыклар тудырылган, семинар кунакларын каршы алуга да әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган.

Күркәм традиция буенча әлеге чара районның төрле предприятиеләренең экологияне саклау юнәлешендә алып барган һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшчәнлекләрен чагылдырган күргәзмәләр белән танышудан башлана. Быелгысы да бай булуы белән таң калдырды. Райпо тәкъдим иткән стенд мәртәбәле кунакларда кызыксыну уятты. Республика райпо әзерләүләр конторалары арасында бары тик Әлмәтнекенә генә каты көнкүреш калдыкларын, икенчел чимал җыю, куркыныч калдыкларны утильләштерүгә лицензия бирелгән. Бүген райпо тарафыннан 3 торак пунктта - Рус Акташында, Елховода, Яңа Кәшердә икенчел чимал җыю оештырыла. ТР министры әлеге күрсәткечне бәяләми калмады.

Авылларда гомер кичерүче, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларның күплегенә һәм аларның төрледән-төрле юнәлештә эшчәнлек җәелдерүенә сокланмый мөмкин түгел. Түбән Абдул авылыннан Радик Сәгыйдуллин тутый кошлар, кенәриләр һәм экзотик балыклар үрчетә икән. Новоникольскта яшәүче Мнир Ибәтуллин исә икенче ел инде күгәрченнәр асравын әйтте. Бүген аңарда 30лап кош исәпләнә. Моннан тыш, әле аның йорт куяннары да бар. Аларның саны 20гә җиткән. Күргәзмәгә килгән бал кортлары тотучылар кунакларны бал, кәрәз белән сыйлады, ә Яңа Нәдердән Камалов КФХ вәкилләре гаилә сөт фермасында җитештерелгән кәҗә сөтеннән әзерләнгән кымыздан авыз иттерде. Чәчәкләр үстерүчеләр, агачтан ясалган кул эшләнмәләре осталары, тавыклар, кәҗәләр асраучылар һәм башкалар - һәммәсенең хезмәте бу көнне Әлмәт җирендә тырыш, максатчан кешеләр яшәвен күрсәтте.

Шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларына йөрүче нәниләр дә өлкәннәрдән калышмый. Алар кулы белән ясалган искиткеч эшләнмәләр шулай ук зур кызыксыну уятты. "Эколидер" бәйгесендә катнашучы балаларның фантазияләренә һәм уңганлыкларына таң калырлык. "Әйберләргә икенче тормыш" принцибын истә тотып тудырылганнары аеруча игътибарны җәлеп итте. Купшы-купшы фигураларны булдыруга гади генә пластик шешәләр, конфет кәгазьләре, кассета пленкалары, агач кайрылары кулланылган. Алга китеп шунысын әйтәсе килә, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты күп еллар дәвамында балаларның хезмәтен бәяләп килә. Бу исә яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүдә бер алым булып тора.

Новоникольск бу көнне дуслык, бердәмлек һәм балачак бәйрәмен хәтерләтте. Мәктәп янында оештырылган балалар сабантуе гөрләп узды. Халкыбызның милли уеннарында, спорт ярышларында, җыр-биюдә укучылар рәхәтләнеп катнашты, бүләкләргә лаек булды.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешенә кадәр кунаклар "Дуслык" скверына (әлеге исем киңәшмәдә кабул ителде) агачлар утыртты, шул рәвешле алар да авылны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертте. Берничә елдан биредә калкып чыккан агачлык та новоникольсклыларга әлеге күңелле һәм күркәм вакыйганы хәтерләрендә яңартырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәдәният йортына җыелучылар игътибарына иң элек районның санитар-экологик торышын чагылдырган фильм күрсәтелде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов күрелгәннәргә фикерен белдереп, кайчандыр бу юнәлештә кимчелекләрнең артык күп күзәтелүен, хәзер исә, киресенчә, яхшы якларның байтак булуын ассызыклады. Экологик икеайлык барышында да, мәгълүм булганча, зур эшләр башкарылды. Бүген шәһәр һәм район территориясендәге чисталык, тәртип күзләрне иркәли. Ә шул матурлыкны бозучылар белән тиешле службалар тарафыннан чаралар күрелә.

- Без дөрес юлдан барабыз дип уйлыйм. Авыллар көннән-көн төзекләнә, яшеллеккә күмелә. Быел уртак тырышлык белән экологик икеайлык кысаларында 5,5 мең агач утырттык. Шәһәрдә 189 гектар мәйданны парк зоналары өчен бүлдек. Шәһәрнең 60 еллык юбилеена багышлап 33 гектарлы парк булдыруны планлаштырабыз, - диде район башлыгы. Моңардан тыш, 2012-2015 елларда "Көнбатыш", "Көньяк-көнчыгыш", "Күл буе" һәм Бигәштән алып Зарипов урамына кадәр парклар төзү күз уңында тотыла.

Экологик торышны яхшырту юнәлешендә узган елларда җәелдерелгән эшчәнлек нәтиҗәләре турында экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры А.Маликов чыгыш ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

Әлмәттә иң төп экологик бурычларның берсе булган атмосфера һавасын саклау максатында 2011 елда шәһәрне әйләнеп узу юлының V чираты төзелде. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга республикадан 238 миллион сум күләмендә бүлеп бирелгән финанс ярдәме белән ирешелде. Альберт Әүхәтович сүзләренә караганда, объектны ахырына җиткерү өчен тагын 360 миллион сумлап акча кирәк.

Чыгышта сулыкларның пычрак булуына, чистарту корылмаларының нәтиҗәсез эшләвенә күрсәтелде. "Әлмәт Водоканал" ААҖ, "ЖКХ (Инженер челтәрләре)" МУП, Урман Кәләе корылмаларына капиталь ремонт таләп ителә. Бу уңайдан М.Салихов Әлмәт өчен әлеге мәсьәләнең барыннан да бигрәк мөһимлеген ассызыклады һәм яңа чистарту корылмалары төзү өчен федераль программага кертүләрен сорап А.Сидоровка мөрәҗәгать итте.

Су ресурсларын саклау һәм торгызуда күп еллар дәвамында нефтьчеләр зур ярдәм күрсәтә. Районда 200 чишмә алар булышлыгы белән төзекләндерелде. Киләчәктә авыл җирлекләре башлыкларыннан чишмәләрне тиешле дәрәҗәдә карап тоту, чисталык булдыру сорала.

А.Маликов кайбер авыл җирлекләрендә санкцияләнмәгән чүплекләр хасил булуын бәян итте. Бу - авылларда каты көнкүреш калдыкларын машина белән җыю оештырылмавы нәтиҗәсе. 36 авыл җирлегенең 30 ында әлеге эшчәнлек яхшы алып барыла. Ә менә калган 6 авыл җирлеге башлыгы адресына киңәшмәдә район башлыгы тарафыннан тәнкыйть сүзләре яңгырады, аларга 1 июльдән әлеге юнәлештә эш башлау бурычы куелды.

Санкцияләнмәгән ташландык карьерларны рекультивацияләү буенча экология департаменты тарафыннан җитди эш алып барылган, 38 карьер ачыкланган. Бүгенге көндә 16 гектар гомум мәйданлы 16 карьер рекультивацияләнгән. Биологик калдыкларны утильләштерү проблемасын чишү максатыннан 3,7 миллион сумга 37 үләт базы төзелгән.

Докладта авыл биләмәләрен чәчәкләр белән бизәүчеләр мактау сүзләре белән билгеләп үтелде. Түбән Мактама (авыл җирлеге башлыгы А.Слесарева) һәм Сиренькино (Г.Кузьмина) бүген инде шау чәчәктә утыра.

Альберт Әүхәтович уку йортларында һәм балалар бакчаларында алып барылган экологик тәрбия бирү эшчәнлеге турында да кыскача мәгълүмат җиткерде. Әлмәттә өченче ел инде мәгариф учреждениеләре арасында "Эколидер" бәйгесе уздырыла. Быел ул 10 августка кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр укытучыларның август киңәшмәсендә игълан ителәчәк.

Экология һәм табигатьтән файдалану министры А.Сидоров яшь буынга экологик тәрбия бирүгә игътибар бирелүен әлмәтлеләрнең иң зур уңышы булуын ассызыклады:

- Әлеге юнәлештән башка тиешле службаларның тырышлыгы уңай нәтиҗәләргә китермәс иде. Сез бу мәсьәләдә дә республикада тәүге урыннарны билисез. Татарстан күләмендә үткәрелгән экология бәйгеләрендә сезнең укучылар һәрчак җиңүләр яулый. Узган ел, мәсәлән, бәйгедә катнашкан 20 мәктәп арасыннан 15 е Әлмәтнекеләр иде. Киләчәктә дә шушы югарылыкны саклагыз.

Үз чыгышында ТР министры Әлмәттә үткәрелгән чараларны уңай бәяләде.

- Билгеле казанышларга ирешү өчен көн саен хезмәт куярга кирәк. Әлмәттә нәкъ шулай эшлиләр дә. Әлбәттә, муниципаль район һәм башкарма комитет җитәкчелегенең тырышлыгы ярылып ята. Биредә барлык структуралар бергәләп эшли һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешә белә. Әлмәт тәҗрибәсен башка муниципаль берәмлекләргә дә өйрәнергә кирәк дип саныйм, - диде А.Сидоров. Сүз уңаеннан әлеге максатта семинар-киңәшмәгә быел Азнакай муниципаль районы вәкилләре дә килгән иде.

Мәҗит Хәҗипович семинар-киңәшмәнең югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп, авыл җирлеге башлыгы Г.Николаевага, авыл халкына рәхмәтен белдерде. Үз чиратында, Гөлнара Минзануровна М.Салиховка, авыл җирлеге депутатларына, предприятие, учреждение җитәкчеләренә чараны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре һәм әзерлек эшләрендә актив катнашулары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Киләсе елга мондый семинар Новотроицкта үтәчәк.

Чара бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. "Калдыкларга икенче тормыш" бәйгесендә "Иң яхшы авыл җирлеге" булып Сөләй танылды. Новоникольск икенче, Югары Акташ өченче урыннарга лаек булды. "Иң яхшы белем бирү учреждениесе" исеме Ерсубайкинога бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Сөләй белән Кичүчат мәктәпләре бүлеште. "Иң яхшы авыл балалар бакчалары" булып Колшәрип (I), Түбән Мактаманың 63 нче (II), Рус Акташы (III) балалар бакчалары билгеләнде. Муниципаль район башлыгы акцияләрдә актив катнашкан укучыларга һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук авылны төзекләндерүгә өлеш керткән оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә дә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бирелде.

Экологияне яхшырту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча авыл җирлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр Сабантуй бәйрәмендә игълан ителәчәк. Беренче урынны алучы авыл җиңел машина, призлы икенче-өченче урыннарга лаек булучыларга акчалата бүләкләр ясалачак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотолары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров