Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр Америка өрәңге агачы турында фикерләрен белдерде

Әлмәттә яшәүчеләр шәһәрне тутыручы куркыныч чүп агачына зарлана.

Бүген һәр ишегалдында яки бакчада диярлек «Америка клены» дип атала торган зур чүп агачны очратырга була. Ни өчен нефть шәһәрендә яшәүчеләр аңа зарланалар соң?

Жуковский урамындагы бер йортта яшәүчеләрдән түбәндәге эчтәлекле шикаятьләр килә: "Ни өчен Әлмәттә Америка өрәңгесенә каршы беркем дә көрәшми? Бу агач - чүп үләне бит! Ул урамнарны, ишегалларын, балалар мәйданчыкларын, Дала Зәе елгасы ярларын сырып алган, аеруча тиз һәм тәртипсез рәвештә үсә, бакчачылар аның белән көрәшеп арыган инде. Америка өрәңгесе булган җирдә башка берни дә үсми — шомырт та, чия дә, тал да. Бу агачның яфраклары да агулы хәтта аларны бер генә бөҗәк тә ашамый, шуңа күрә алар янында бакалар һәм кошлар яшәми.

Ашыгыч чаралар кирәк! Алайса чит ил агачы бөтенесен читкә этәреп ватаныбыз җирен тулысынча басып алачак".

Ә башка әлмәтлеләр нәрсә уйлый?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса