Әлмәт таңнары

Агач утырту дәвамлы булсын!

8 октябрьдә шәһәребездә "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында әлмәтлеләр 4700 дән артык агач утыртты.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе тарафыннан 2011 ел Халыкара урман елы дип игълан ителде. Республикада һәм Әлмәтебездә әлеге уңайдан "Урман утырту көне"н уздыру күркәм традициягә әверелде. Яз аенда төбәгебездә оешма-предприятиеләр, уку йортлары көче белән 4 меңнән артык, авыл җирлекләрендә 6 меңләп, экологик икеайлык барышында исә барлыгы 12 меңләп агач утыртылган иде.
Чираттагысында да калабызны яшелләндерүгә зур өлеш кертелде. Шимбә иртәсендә хезмәт коллективлары, студентлар, укучылар бердәм булып республика акциясенә чыкты. ЖЭУ һәм ТОСМС хезмәткәрләре квартал территорияләрен яшелләндерде.
Агач утыртуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Әбүбакиров, башкарма комитет җитәкчесе М.Салихов, аларның урынбасарлары, шулай ук идарә җитәкчеләре, муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре дә актив катнашты. Уртак тырышлык белән бу көнне ТАССРның 90 еллыгы исемендәге парктагы корыган агачлар алышты- рылды.
Акция барышында Кече Шевченко урамында урнашкан ТР буенча ФСБ идарәсенең Әлмәттәге бүлеге бинасы каршында да зәңгәр чыршылар "үсеп чыкты". Әлеге изге эштә РФ ФСБның ТР буенча идарәсе начальни- гының беренче урынбасары Д.Хәмитов, муни- ципаль район башлыгы Р.Әбүбакиров, башкарма комитет җитәкчесе М.Салихов, РФ ФСБның ТР бу- енча идарәсенең Әлмәт-тәге бүлеге начальнигы Р.Хәйров һәм куркынычсызлык органнары вете- раннары катнашты.
Көзге республика акциясе ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, Әлмәтебезне яшелләндерүгә үз өлешен кертү өчен һәркемнең мөмкинлеге булачак. Матурлык үзебез өчен!
Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.
М.Фарукшин фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров