Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Абсолют җиңүче – Әлмәттән

Республиканың ел саен уздырыла торган "Эколидер" бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында, һәрвакыттагыча, әлмәтлеләр дә бар.

Төзелеш материаллары җитештерүчеләр номинациясендә Әлмәтнең "Баулюкс", электроэнергетикада "АПТС" җәмгыятьләре өченче урын яулады. "Татнефть" быел да абсолют җиңүче булып танылды. Әйләнә-тирә мохитны саклаудагы уңышлар өчен Әлмәт шәһәре икенче урын өчен бүләкләнде. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә экологик тәрбия бирү буенча номинациядә Түбән Мактаманың 62 нче "Тирәк" балалар бакчасы өченче урын белән билгеләп үтелде. "Кеше һәм табигать" бәйгесендә I урын "Татнефть" телестудиясенә бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса