Язгы ташу иртәрәк булуы ихтимал
Температураның кискен күтәрелүе һәм карның тиз арада эрүе аеруча зур куркыныч тудыра.
Россия Гидрометүзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, март аенда Татарстанда һава торышында кискен тайпылышлар көтелми. Әмма катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык хәзерләү идарәсе (ППД өчен УПТЖ) хезмәткәрләре календарь буенча язны тулы әзерлектә каршылыйлар - чөнки, кем әйтмешли, һава торышына өметлән, тик һәрнәрсәгә әзер тор.
Гадәттәгечә, Карабаш сусаклагычына аерым игътибар бирелә. Республиканың көньяк-көнчыгышындагы иң югары нокталарның берсендә урнашкан су алу урыны «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе предприятиеләрен, шулай ук Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының социаль инфраструктурасын су белән тәэмин итә.
Сусаклагыч «Татнефть»нең производство структурасында төп роль уйный һәм 48,5 миллион кубометрга кадәр су сыйдырырга сәләтле. Бу мөһим объектның өзеклекләрсез һәм имин эшләвен тәэмин итү өчен Компаниядә февраль уртасыннан профилактик чаралар башланып китә: гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагына эш планнары актуальләштерелә, авария бригадаларының әзерлеге, йөзү чараларының һәм махсус техниканың төзеклеге тикшерелә.
«Хәтта проблемалар булачагы турында бернинди хәбәр булмаса да, без вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә һәрвакытта да әзер булырга, язгы ташу нәтиҗәләрен бетерү өчен инструментлар һәм кирәкле материалларның стратегик запасына ия булырга тиеш, - дип сөйли ППД өчен УПТЖның производство-техник бүлеге начальнигы Вадим Пимуков. - Авария бригадаларының әзерлегенә һәм җайга салынып эшли алуларына аерым игътибар бирелә. Оператив чара күрү өчен даими рәвештә әзерлекне арттыру буенча күнегүләр үткәрәбез».
Язгы ташуга каршы чаралар планы вакыйгалар үсешенә карата төрле сценарийларны үз эченә ала. Температураның кискен күтәрелүе һәм карның тиз арада эрүе аеруча зур куркыныч тудыра.
Куркыныч янауларны киметү өчен язгы ташу сезонына әзерлекне алдан ук башлыйлар. Әгәр җәй көне сусаклагычта суның биеклеге 139,5 метр тамгасында торса, кыш башланыр алдыннан аны 137,9 метрга кадәр төшерәләр, ә март дәвамында тагын да күбрәк - 135,6 метрга кадәр киметәләр - эрегән сулар өчен 18 миллион кубометрга кадәр күләмдә резерв булдыралар.
Синоптиклар фаразларына караганда, март урталарында ук җылы көннәр булу сәбәпле язгы ташу гадәттәгедән 7-10 көнгә иртәрәк булырга мөмкин.
«Язгы ташуның нинди булуы күп кенә факторларга бәйле. Аларга температура һәм кар микъдары гына түгел, шулай ук грунтның туңу тирәнлеге дә керә. Ә ул, минем белүемчә, хәзер гадәттәгедән азрак. Һәм бу уңай фактор, - ди производство-техник бүлек начальнигы. - Хәзер кар катламының биеклеге 25 сантиметр тәшкил итә. Узган елның шул ук чорында ул 78 сантиметр иде. Шуңа да карамастан, вәзгыятьнең теләсә нинди үсешенә әзер торырга кирәк».
Штаттан тыш хәлләрне булдырмау өчен УПТЖ хезмәткәрләре көн саен сулыктагы суның дәрәҗәсен контрольдә тоталар. Кар актив рәвештә эрегән чорда үлчәүләр сәгать саен үткәрелә. Авария бригадалары югары әзерлек хәленә китерелгән. Аларның кулларында эш-гамәлләрнең җентекле планнары, шулай ук җитәкчеләр һәм белгечләрнең җаваплылык зоналары төгәл бүленгән. Хәзерге вакытта ГТС җиһазларының техник торышын тикшерү үткәрелгән, ул корылмаларның язгы ташу вакытында эшкә әзер булуларын раслаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа