Әлмәттә мең квадрат метрдан артык мәйданлы чүплек тапканнар
Район башкарма комитетына кисәтү юлланды.
Әлмәттә мониторинг барышында көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан чүплек табылган.
Калдыкларны законсыз урнаштыру мәйданы 1440 квадрат метр тәшкил итә. Бу хакта Татарстан экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Район башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозмаска дигән кисәтү җибәрелде. Кабат караганда инспекторлар чүплекнең бетерелгәнлеген ачыклаган.
Фото: Татарстан Экология министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа