Чүпне – заманча контейнерларга
Ишегалларындагы чүп контейнерлары мәйданчыкларын да төзекләндерә башлаганнар.
Димәк, бу уңайдан булган халык гозере хуҗасына барып иреште дип әйтергә мөмкин. Шул рәвешле шәһәр биләмәләрендәге 45 контейнер мәйданчыгы быел заманча төс алачак. Район башлыгы әмере белән әлеге максатларда җирле бюджеттан 11,7 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән булган. Яңа мәйданчыкларның һәрберсе махсус япмалы. 13 адрес буенча әлеге япмаларны урнаштыру өчен нигез салганнар, калганнарында «Безнең ишегалды» программасы буенча инде нигез куелган булганлыктан, япмалар гына корганнар. Контейнерлардан чүпне тиешенчә вакытында бушатып торсыннар өчен әлмәтлеләргә кагыйдәләрне бозмаска, чүп контейнерларына бары тик каты көнкүреш калдыклары гына салырга яраганлыгы турында искә төшереп узабыз. Эре габаритлы калдыклар ташларга ярамый – шуны исегездә тотыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа