Кышка чистарынып керик
Октябрь – кышка әзерлек чоры. Бу айда һәркем ишегалларын, ихата яннарын, бакчаларын чүптән арындырып, чистартып калдырырга ашыга.
Шәһәрдә һәм районда узган атнадан бирле көзге санитар өмәләр гөрли. Һәр оешма үзенә билгеләнгән биләмә һәм эш урыннары тирәсен чүп-чардан чистарта, тәртипкә китерә. Укучылар, студентлар да әлеге эштән читтә калмыйлар. Әле шушы көннәрдә генә яшьләрнең тырышлыгы белән шәһәр сусаклагычы территориясе, Зарипов урамыннан алып Бигәш урамына кадәр аралыктагы агачлык чүп-чардан, корыган ботаклардан арындырылды. Әлеге чарада 100 ләп кеше катнашты, алар арасында сәүдә-икътисад техникумы, Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалы, политехник техникум һәм һөнәри көллият студентлары да бар иде.
Экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан уздырылган чараларда да әлмәтлеләр бик теләп катнаштылар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында оештырылган агач утырту өмәсенә шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре дә кушылды. Алар 11 нче мәктәп укучылары белән берлектә мәктәп биләмәләрендә 40 лап алмагач үсентесе утырттылар.
Быелгы көз үзенең матурлыгы белән әлмәтлеләрне төрле чаралар үткәрүгә рухландырып кына тора дисәк, бер дә ялгыш булмастыр, мөгаен. Мисал өчен, калабызның «Нефть институты» тукталышы павильонын быел яфраклар, кабаклар, чәчәкле кәрзиннәр белән бизәп куйдылар. Биредә антиквар көзге дә урнаштырылган. Транспорт көткән арада теләге булган һәркем әлеге матурлык эченә кереп селфи да ясый ала. Күмәк эш – күңелле эш, диләр. Бергәләп көч куйганда хезмәтнең нәтиҗәсе дә күркәм була шул. Кышка күтәренке чиста күңел, игелекле гамәлләр һәм изге теләкләр белән килеп керсәк үзебезгә дә рәхәт.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа