Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә 4 тонна макулатураны агач үсентеләренә алыштырдылар

Җыелган макулатура, батарея һәм пластик эшкәртүгә җибәреләчәк.

Якшәмбе көнне безнең шәһәрдә экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Агачны бергә коткарыйк» экологик акциясе узды. Акция йомгаклары буенча 4 тонна макулатура, 180 кг кулланылган батарея, шулай ук 4 контейнер пластик шешә, капкачлар һәм башка ПЭТ-чимал җыелды.

Эшкәртелгән материалларга алмашка биредә яшәүчеләр 1000 җимеш агачы - алма, кура җиләге һәм карлыган үсентеләре алдылар.

Икенчел чимал җыю һәм аны үсемлекләргә алмаштыру буенча мондый акцияләр Әлмәттә инде беренче ел гына үткәрелми, теләүчеләрне күбрәк җәлеп итә.

Җыелган макулатура, батарея һәм пластик эшкәртүгә җибәреләчәк.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса