Ничек бакчадагы чүпне закон буенча яндырырга?
Бакчадагы чүпне кесәгә салып куеп булмый. Ләкин закон кысаларында яндырырга мөмкин.
Көзге чорда, бигрәк тә кояшлы, җылы һава торышы сакланганда, күпләр бакчаларын, дача участокларын чүптән чистартып калдырырга ашыга.
Уңышны җыеп алганнан соң, берәүләр бәрәңге, яшелчә сабакларын яндыра башлыйлар. Янгынчылар коры үлән һәм чүп-чар яндыруга каршы даими көрәшсәләр дә, әлмәтлеләр янгын иминлеге кагыйдәләре нормаларын бозуларын дәвам итәләр. Әйе, чүпне бөтенләй яндырырга ярамый дип әйтү, әлбәттә, дөрес түгел. Узган елның 1 мартыннан чүп-чар, яфрак һәм коры калдыкларны торак корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт ителә башлады. Хәтерләсәгез, моңа кадәр яндыра торган урын белән йорт арасы 50 метр ук булырга тиеш иде. Чүпне тимер савытта яндырган очракта аны 7,5 метрга кадәр кыскартырга да рөхсәт ителде. Шул ук вакытта теләсә нинди очракта да һава торышын исәпкә алырга һәм саклык чараларын күрергә кирәк. Чүп-чарны җилсез көнне яндыруың хәерле. Шуны да истә тоту зарур – махсус режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру бөтенләй тыела.
Кагыйдәләр дөрес үтәлгәндә бернинди проблема юк анысы. Ә менә тиешле нормалар үтәлми икән инде, әлеге очракта кешеләр үзләренең ихаталарын гына түгел, күршеләренең хуҗалыкларын да куркыныч астына куялар. Әлеге көнүзәк мәсьәлә узган дүшәмбе киңәшмәсендә дә кабыргасы белән куелды.
– Инде ничә еллар дәвамында бәрәңге сабагы яндыручылар белән көрәшәбез, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз – нәтиҗә куандырмый. Әле басуларда камыл калдыкларын, салам яндыручылар да очрый. Югыйсә штрафлар физик затларга да, юридик һәм урындагы затлар өчен дә ел да артып тора. Саннарга күз салсак, ел башыннан Әлмәт җирлегендә 168 янгын очрагы теркәлде. Аларда 3 кеше һәлак булып, унлап кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Язгы-көзге чорда коры үлән һәм чүп яндыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән очраклар гына да 44 не тәшкил итә бит, – дип хәбәр итте янгын куркынычсызлыгы һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы Равил Хөсәенов.
Шулай шул, үзе бәхетсезлеккә тарымаган кеше башканыкын аңламый инде ул. Фаҗигаләрнең дә күбесенең сәбәбе шул битарафлык, ваемсызлык бит. Алай булмаса, чүп яндырудан тыш тагын бер проблема барлыкка килмәс иде. Ул да булса халыкның чүпне контейнерлар янына китереп аударырга яратуы. Мондый хәл язын-көзен ел да кабатлана. Череп беткән үлән һәм сабаклар чүп машинасы керүгә комачаулаганын күрмиме кешеләр – юк, күрәләр, беләләр, ләкин барыбер ташлап калдыралар. Нәтиҗәдә озак вакыт өелеп яткан чүплек тычкан, күселәрне җәлеп итә башлый. Әйтергә кирәк, язгы-көзге чорда андый антисанитар торыштагы урыннар Әлмәт җирлегендә артканнан-арта бара. Монда инде экологларның да тиешенчә эшләп бетермәгәнлекләре күренә. Халык антисанитариядән зарлана һәм социаль челтәрләрдә дәлилләүче фотолар урнаштыра башлагач кына Экология һәм төзекләндерү департаменты бункер мәйданчыкларында югары резолюцияле өстәмә камералар урнаштыра башлавы турында хәбәр итте. Бу үз чиратында хәтта хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга да мөмкинлек биргән булып чыкты. Әлбәттә, әлмәтлеләр әлеге камераларга хезмәт күрсәтүне халык җилкәсенә аудармагайлары дип борчылып та алды әле. Шулаен шулай да, башкача чүп белән көрәшер әмәл калмады кебек. Штрафлар күләме дә куркытмый, күрәсең.
Хөрмәтле әлмәтлеләр, штрафлар күләмен кабат исегезгә төшереп узабыз: ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә хокук бозучы гражданнарга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, урындагы затларга 15 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 1 миллион сумга кадәр акча чыгарып түләргә туры киләчәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа