Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә авария хәлендәге агачларны ачыклау буенча эш алып барыла

Моның өчен җирле бюджеттан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

3 августтан экология һәм төзекләндерү департаменты хезмәткәрләре авария хәлендәне агачларны карап чыкты.  Әлеге максатларга җирле бюджеттан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта 80 агач тулысынча киселергә тиеш, ә 38 агач өчен санитар кисү планлаштырылган.

Бу агачларга махсус билгеләр куелган:

❌- агач тулысынча киселәчәк.

➖ – агач санитар киселергә тиеш, шул ук вакытта кәүсәсе 6 метр биеклектә калачак.

Белгечләр сүзләренчә, авария хәлендәге агачның билгеләре: ул черегән, 50 градустан артык авышлыкта була.

Экология һәм төзекләндерү департаменты  директоры Марат Юлдашев ассызыклаганча, барлык агачларны карап чыкканнан соң, подрядчыны билгеләү өчен смета төзеләчәк һәм сатулар үткәреләчәк. Эшләр сентябрьдә башланачак һәм контракт тулысынча үтәлгәнче дәвам итәчәк.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса