Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәт районында шикаятьләрдән соң чүплекне бетерүгә керештеләр

Контейнер мәйданчыгы агач калдыклары белән тулган булып чыкты.

Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә  чүплекне бетерүгә керештеләр. Аның турында җирле халыктан билгеле булды. Алар район башлыгы Тимур Нагумановның телеграм-канал чатына мөрәҗәгать яздылар.

Хәлне экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре контрольгә алды. Контейнер мәйданчыгы агач калдыклары белән тулган. Алар каты көнкүреш калдыкларына кермиләр. Һәм аларны төбәк операторы алып чыкмый.

«Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләре дәвам итә. Һәм без тиздән безнең район яшәү өчен тагын да чистарак һәм уңайлырак урын булыр дип өметләнәбез», – дип нәтиҗә ясадылар район башлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса