Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләргә ни өчен кайбер участокларда үләннең чабылмавын аңлаттылар

Табигый ландшафтлар биологик үсешне саклый, тузанны йота, дип ышандыра белгечләр.

Әлмәт халкына ни өчен кайбер участокларда үлән чабылмавын аңлаттылар.

Агроном-эколог, дендролог, «Энком» компаниясе җитәкчесе Лилия Ураскузина. Белгеч билгеләп үткәнчә, заманча дөньякүләм тенденция шәһәрне яшелләндерүне экологик һәм табигый ландшафтларга якынайтуга китерә. - Без газонны бөтен җирдә чапканда, заманча кешегә уңайлы булмаган ниндидер тигез пространство булдырабыз. Без акрынлап шәһәрләребездәге заманча ландшафтка килсен өчен, табигый газоннарны күпмедер вакытка гадәти хәлдә калдырырга тәкъдим итәбез,-дип аңлата эксперт.

Табигый ландшафтлар биотөрлелекне саклауга, эсселекне киметүгә, табигый күренешне алыштыруга ярдәм итә. Моннан тыш, туфракның торышын яхшырта, тузан һәм ирекле радикалларны йотарга ярдәм итә, дип ышандыра Ураскузина.

Әлмәттә очрый торган рулонлы газонга килгәндә, аны һичшиксез чабарга кирәк. Бу эстетика һәм куркынычсызлык өсти, дип шәрехли Экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашев. Болын газоны булган территорияләргә килгәндә, аны артык кыска чабарга кирәкми. «Үлән  чабу һәрвакытта да кирәкле һәм максатка ярашлы гамәл булып тормый. Кайбер очракларда аны табигый һәм экологик шәһәр ландшафтын булдыру өчен ирекле үсәргә калдыру яхшырак», – дип нәтиҗә ясады белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса