Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә паркларны талпаннар һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртәчәкләр

Эшләр 22 апрельдән башланачак.

Әлмәттә берничә территориядә дератизация һәм акарицид эшкәртү үткәреләчәк. Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аны шарлавыклы буалар территориясендә, «Комсомол» һәм «Сәламәтлек» паркларында үткәрәчәкләр. Эшләр 22 апрельдән башланачак.

«Чаралар кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин булган кимерүчеләрне һәм талпаннарны юк итүгә юнәлдерелгән. Эшкәртү махсус хезмәтләр тарафыннан сертификатлы препаратлар кулланып башкарылачак», - дип комментарий бирә белгечләр.

Әлмәтлеләргә эшкәртү вакытында берничә кагыйдәне үтәргә кушалар. Шулай итеп, эшкәртелә торган территорияләргә барудан тыелырга кирәк. Балаларның һәм хайваннарның эшкәртү зоналарында йөрүләрен чикләргә кирәк. Моннан тыш, эшкәртелгән өслекләр белән тулысынча кипкәнче элемтәгә кермәү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса