Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Ял көннәрендә Татарстанда -15 градуска кадәр суытачак

Суыта, кар да явачак.

Синоптиклар фаразлавынча, кышның беренче көнендә казанлыларны кар һәм секундына 6-11 метрга кадәр тизлектәге җил белән болытлы һава торышы көтә. Төнлә һава температурасы -4..-6 градус тәшкил итәчәк, көндез -1..3 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка килүе ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәктә.

Татарстанда 1 һәм 2 декабрьдә аязучан болытлы булачак, кар көтелә. Кайбер районнарда синоптиклар буран, бозлавык һәм томан вәгъдә итә. Төнлә һава температурасы -4..-11 градус тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр, көндез термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 3 декабрь, төнлә республикада шулай ук кар явачак. Температура -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез төбәкнең күпчелек территориясендә явым-төшем булмаячак диярлек, ә кич белән ТРның көнбатыш районнарында кар көтелә. Көндез синоптиклар -5..-10 градус булыр дип фаразлый. Шулай ук аерым районнарда көн дәвамында томан булырга мөмкин.

Киләсе атна башында Татарстанда һава торышы көнбатыш циклоны тәэсирендә формалашачак. Кар, җепшек кар, буран, бозлавык һәм көчле җил булырга мөмкин. Температура төнлә -8..-13 градус тәшкил итәчәк. 4 декабрь көнне көндез 1-6 градус салкын булыр дип көтелә, 5 декабрьдә -4..-9 градус булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса